Мәғариф
1 Сентября , 16:00

Хәерле юл Белем иленә!

Бөтен ил халкы, шул исәптән безнең шәһәр-районның олысы-кечесе – балалар, укытучылар, ата-аналар өчен иң  матур, иң кадерле бәйрәм нинди, беләсезме? Әлбәттә, беләсез. Ул көтеп алынган 1 сентябрь – Белем көне!  Шул көннән башлап Башкортстаныбызда ярты миллионнан артык бала, шул исәптән  41мең  беренче  сыйныф укучысы, ә Бәләбәйдә алар 721, янә мәктәп-гимназияләргә – Белем иленә аяк басты һәм ул һәр җирдә тантаналы линейкадан башланды.  

Хәерле юл Белем иленә!Хәерле юл Белем иленә!
Хәерле юл Белем иленә!

Русиядә халыклар бердәмлеге елында бәйрәм чарасы Бәләбәй сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә һәркем күңелендә озакка сакланырлык  булып узды.

... Чәчкәләрдән дә матур балалар, шигырьләр, җырлар, тере чәчәкләр, җылы сүзләр, нурлы карашлар  һәм күңелләргә мөлдерәмә тулган якты хис-тойгылар  –  һәммәсе де булды бу бәйрәмдә. Һәр елдагыча, бәйрәм чарасы бердәмлек, бер зур көч чагылышы булып татар халкы гимны "Туган тел" җырын  бергә башкару белән тәмамланды.

Зәйфә Салихова

Ризида Шафиева фотолары

Хәерле юл Белем иленә!
Хәерле юл Белем иленә!
Хәерле юл Белем иленә!
Хәерле юл Белем иленә!
Хәерле юл Белем иленә!
Хәерле юл Белем иленә!
Хәерле юл Белем иленә!
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас