Мәғариф
1 Сентября , 10:00

Кравцов: мәктәп укытучысының эш нормасы — атнага 18 сәгать

Мәктәп укытучыларының эш нормасы хезмәт хакының бер ставкасына атнага 18 сәгать тәшкил итә. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Кравцов: мәктәп укытучысының эш нормасы — атнага 18 сәгатьКравцов: мәктәп укытучысының эш нормасы — атнага 18 сәгать
Кравцов: мәктәп укытучысының эш нормасы — атнага 18 сәгать

Аның сүзләренчә, педагогик йөкләмәгә гади дәресләр генә түгел, ә сыйныфтан тыш эшчәнлек дәресләре дә кертелә.

Мәгариф министрлыгында ачыклык кертүләренчә, сәгатьләр нормасы — хезмәт хакы исәпләгәндә кулланыла торган исәп-хисап зурлыгы. Аның күләме педагогик хезмәткәрнең вазифасына яки белгечлегенә бәйле һәм белем бирү оешмасы тарафыннан билгеләнә.

Татар- информ

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас