Мәғариф
7 Сентября , 07:00

Хыяллар мәйданчыгы

Начар күрүче укучылар өчен Бәләбәй коррекцион мәктәбендә күптән көтелгән яңа футбол мәйданчыгы ачылды.  

Хыяллар мәйданчыгыХыяллар мәйданчыгы
Хыяллар мәйданчыгы

XIX республика мәдәни‑спорт фестивалендә катнашу нәтиҗәләре буенча мәктәпнең  спорт командасы, беренче урын яулап, Рима Баталованың «Милләт яшьлеге» төбәк иҗтимагый фондыннан «Спорт һәркемгә мөмкин»проекты кысаларында 100 000 сумлык спорт инвентаре һәм җиһазлары сатып алу өчен бүләк сертификаты алды.

Бәйрәм укучыларны, педагогларны, ата-аналарны һәм мәртәбәле кунакларны, шул исәптән унөч тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы, СССРның һәм Русиянең атказанган спорт мастеры, Дәүләт Думасы депутаты Рима Баталованы берләштерде.

Программада традицион йолалар, тантаналы чыгышлар, шулай ук укучыларның иҗади номерлары булды.

 Кызыл тасманы кисү көн кульминациясе булды, аннан соң балалар «Сәламәтлек һәм спорт утраулары буенча сәяхәт " квест -уены кысаларында мәйданчыкны  сынап карадылар. Тантана ахырында  командаларга истәлекле бүләкләр һәм футбол туплары тапшырылды.

Регина Иванова әзерләде

 

 

 

 

Хыяллар мәйданчыгы
Хыяллар мәйданчыгы
Хыяллар мәйданчыгы
Хыяллар мәйданчыгы
Хыяллар мәйданчыгы
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас