

Сәяхәт бай һәм күпкырлы булып чыкты. Беренче көнне студентлар шәһәрнең йөрәге белән таныштылар: яр буенда йөрделәр, тарих һәм сәнгатькә чумдылар – Т.Евсеев исемендәге милли музейда, милли сәнгать галереясендә булдылар һәм Шкетан театрында «Наследие» программасын карадылар. Шулай итеп, алар үзләре өчен традицияләр мәдәнияткә заманча караш белән гармонияле рәвештә ярашкан Йошкар-Оланы ачтылар.
Икенче көн архитектура мирасын, табигатьһәм гастрономияне берләштерде. Студентлар Юрино бистәсендә булдылар һәм республика энҗесе – Шереметев замогын күрделәр. Аннары маршрут балаларны «ЗаАзяково» экофермасына алып килде: монда алар фермер көнкүреше һәм сөт җитештерү үзенчәлекләрен белделәр, аннары биредәге сырлардан авыз иттеләр.
Соңгы көн тарих һәм иҗатка багышланган иде. Студентлар Йошкар-Ола тарихы музеенда булдылар, прәннек рәсеме буенча мастер‑класста катнаштылар, ә сәфәр Мари опера һәм балет театрында булу белән тәмамланды – яшьләр хәтта сәхнә артын күрә һәм сәхнәгә гадәти булмаган ракурстан карый алдылар.
«Без әллә күпме тойгылар кичердек: яр буенда йөреп чыктык, тәмле сыр татып карадык, сыер һәм куяннарны карадык. Прәннекләргә рәсем төшердек, опера һәм балет театрында булдык, күп кенә яңа урыннар күрдек һәм бик күп тәэсоратлар алдык!"- дип уртаклашты студентка Александра Шлотская.
Регина Иванова
Фотолар студентлар архивыннан