

Иртән укучылар советы укытучыларны бәйрәмчә, музыкаль очрашу белән эшкә каршы алды. Аннары, һәр атнадагыча, байраклар күтәреп, Русия, Башкортстан гимннарын башкарып, линейка үткәрде. Укытучы-дублерлар классларда алдан ныклы әзерләнеп дәресләр уздырды.
Аннары иң күңелле мизгел – укытучыларны бәйрәм белән котлап, җылы сүзләр, җыр-биюләр һ.б. белән алар өчен күңелле концерт-чара оештырылды. Ул гына да түгел, Үзидарә көненең ничек оештырылуына, узуына йомгак ясап, совет хәтта кече педсовет та үткәрде.
Укытучылар да, укучылар үзләре дә гадәти булмаган көннән канәгать калды.
Бу көн чыгарылыш сыйныф укучыларыннан кемнең дә булса укытучы булу хыялын ныгыткандыр.
Зәйфә Салихова әзерләде.