Мәғариф
7 Октября , 05:00

Русиянең иң яхшы директорлары арасында

Бәләбәй шәһәренең 17нче мәктәбе директоры Ольга Чумаченко Мәскәүдә "Русия" милли үзәгендә узган I Бөтенрусия мәктәп директорлары форумында катнашты. Вакыйганың масштабы шаккатыргыч: катнашуга биш меңгә якын гариза кергән, шулардан эксперт комиссиясе иң лаеклы 300 идарәчене генә сайлап алган. Шулай итеп, Ольга Александровна илнең иң яхшы директорлары рәтенә керде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русиянең иң яхшы директорлары арасындаРусиянең иң яхшы директорлары арасында
Русиянең иң яхшы директорлары арасында

Форум өч көн дәвам итте, һәм аларның һәркайсы заманча мәгарифнең төп мәсьәләләренә багышланды. Педагоглар һәм мәктәп җитәкчеләре тәрбия эшенең нәтиҗәле методлары, укучыларда гражданлык һәм патриотизм формалаштыру, мәгариф системалары белән идарә итүнең көнүзәк бурычлары һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Төп вакыйгаларның берсе –  "Директорлар клубы"  – анда өч йөз җитәкче, шул исәптән Бәләбәй вәкиле, Русия мәгариф системасының өстенлекле бурычлары турында фикер алышты. Катнашучылар шулай ук, клубның мөмкинлекләре һәм идарә корпусы ихтыяҗларын исәпкә алып һәм дәүләт мәгариф сәясәте бурычларына туры китереп, эшнең яңа форматларын проектлау турында сөйләделәр.

"Мәктәп заманча чакырулар шартларында" панель дискуссиясендә экспертлар гади булмаган темаларга кагылды: деструктив мәгълүмати йогынтыга ничек каршы торырга, террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүнең ярамавы турында мәктәп укучылары белән ничек сөйләшергә һәм ата-аналарга хәвефсезлек  мәсьәләләренең актуальлеген ничек җиткерергә.

Эш программасыннан тыш, форум катнашучыларга бәйрәм тәэсоратлары да бүләк итте – педагоглар Кремль сараенда Укытучылар көненә багышланган концертта булдылар. Ә финал көнендә күңелле сюрприз булды: педагоглар сәхнәгә җырчы Валерия белән чыктылар. "Без бергә" җырына бию флешмобы бөтен залны берләштерде – директор һәм укытучылар бер сәхнәдә биеделәр.

 – Форумның барлык көннәре дә искиткеч булды, – дип уртаклашты Ольга Чумаченко.  Илнең әйдәп баручы спикерлары, көнүзәк темалар – болар барысы да хис-кичерешләр заряды бирде. Киләсе елда барыгызга да гариза бирергә һәм катнашырга киңәш итәм. Иң мөһиме – булдыра алмыйм дип курыкмаска, ә алга барырга һәм үзеңә ышанырга омтылырга.

Регина Иванова. Фото О. Чумаченко архивыннан

 

 

 

Русиянең иң яхшы директорлары арасында
Русиянең иң яхшы директорлары арасында
Русиянең иң яхшы директорлары арасында
Русиянең иң яхшы директорлары арасында
Русиянең иң яхшы директорлары арасында
Русиянең иң яхшы директорлары арасында
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас