

Фойеда кунакларны XIX гасыр персонажлары каршы алды. Теләге булган һәркем үзен чор герое итеп хис итә алды: полонез яки мазурка биергә, ә истәлеккә тарихи костюм киеп фотога төшәргә мөмкин булды. Атмосфера аеруча җылы килеп чыкты – гүя бер кичкә үткән традицияләр хәзерге заман остазларының хезмәтен тану белән кушылды.
Педагогларга сәламләү сүзе белән БР Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Александр Шельдяев мөрәҗәгать итте. Ул укытучы һөнәренең югары социаль һәм иҗтимагый әһәмиятен ассызыклады һәм педагогларга гади булмаган, әмма гаять мөһим хезмәт өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Бәйрәм кунаклары арасында Бәләбәй районы вәкилләре дә бар иде: Наталья Коровина (15 нче урта мәктәпнең физика укытучысы), Ирина Корнеева (15 нче урта мәктәпнең физик культура укытучысы), Илсөяр Гыймазетдинова (башкорт гимназия-интернатының география укытучысы) һәм Зүлия Исламова (БГИның башкорт теле укытучысы).
Бәләбәй районы вәкилләре бу сәфәрдән канәгать калдылар: бал атмосферасы, педагогларга игътибар һәм кич буе сизелгән рәхмәт хисе белән истә калды.
Регина Иванова әзерләде. Фотолар Мәгариф идарәсеннән