

Күз алдында – димәк, аңлашыла!
Ул үз белемнәрен һөнәргә яңа гына юл ачучыларга: СамДТУ филиалының «Җитештерү технологиясе һәм җәмәгать туклануын оештыру» юнәлеше студентларына һәм Бәләбәй гуманитар-техник көллиятенең булачак пешекче-кондитерларына тапшырды. Экспертка филиал студентлары Анастасия һәм Ульяна, шулай ук 15нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучысы Глафира булышты. Җыелганнар процессны игътибар белән күзәттеләр, телефоннарга төшерделәр һәм сораулар бирделәр, ә Әлфинә Рифат кызы һәркайсына кәстрүл янында ук җавап бирде.
Сөт, лимон кислотасы һәм бераз сабырлык
Технология – классик, әмма нәкъ менә аның гадилеге барыннан да бигрәк таң калдыра.
Сөтне калын төбле кәстрүлгә салалар һәм уртача утка куялар. Аны якынча 85-90 °C ка җиткерергә кирәк – күбек күтәрелгәнче, ләкин сөт әле кайнамый. Кәстрүлне уттан алалар һәм, даими болгатып, лимон кислотасы эремәсе салалар. Әлфинә Габдуллина аңлатканча, нәкъ менә кислота аксымны оерга мәҗбүр итә. Чыннан да, бер-ике минуттан ак эремчек бөртекләре һәм яшкелт үткәкүренмәле эремчек суы аерылды. Балалар күз алдында сөт сырга әйләнде.
Аннары массаны дуршлагка салдылар – сыворотка агар өчен. Анастасия белән Ульяна ышанычлы эш итә, технологияне белүләре сизелә, ә Глафира кызыксынып сыворотканың агуын, ә эремчек массасының калуын күзәтә. Соңгы этап – пресслау: массаны җиңелчә сыгалар һәм зур булмаган йөк астына куялар. Идеалда сыр өлгерү өчен берничә сәгатьтән алып тәүлеккә кадәр көтәргә кирәк иде, әмма беркемнең дә шулкадәр көтәсе килмәде, барысының да тизрәк сырны татып карыйсы килде. Ярты сәгать үтте – шул да җитте. Сыр рәвеш алгач, Әлфинә Рифат кызы аңа тоз сөртте. Нәкъ менә кирәгенчә килеп чыкты: бераз тозлырак, чын сөт тәме белән.
Дегустациядән соң барысы да сырны һичшиксез өйдә әзерләп карарга булдылар. Монда бит бернинди катлаулылык та юк булып чыкты.
«Лекцияләр онытыла, ә бу истә калыр»
Очрашуның инициаторы – Бәләбәй сөт комбинатының персонал буенча директоры Екатерина Ноздрина. Ул мондый чараларны үткәрүне комбинатның ни өчен үз өстенә алуын һәм моның студентлар өчен генә түгел, ә мәктәп укучылары өчен дә мөһим булуын сөйләде.
– Без күптәннән СамДТУ һәм БГТК белән хезмәттәшлек итәбез, һәм мондый чаралар – бик яхшы хезмәттәшлек. Яшь кешегә аңлы сайлау ясавы кыен: мәктәптә – югары уку йортын, югары уку йортында – һөнәрне билгеләү авыр, хәтта юнәлеш булса да, кайсы эш бирүчегә барырга икәнен аңлау җиңел түгел. Мастер-класслар һөнәр турында беренче авыздан белергә, кешеләрнең нәрсәгә ирешүләрен күрергә ярдәм итә. Бүген, мәсәлән, сырны конкурста җиңүче пешергде – балалар шунда ук һөнәрдә нәрсәгә ирешеп булганын күрә. Мин бер белемем буенча педагог һәм ышанам: лекцияләр, семинарлар, эсселар – болар барысы да вакыт узу белән юкка чыга, ә мастер-класслар озакка истә кала. Бәлки, нәкъ менә шундый тәҗрибә балаларга алга таба сайлау ясарга ярдәм итәр.
Ул шулай ук мастер-класска кызының ничек килеп эләгүен аңлатты.:
Глафира нәкъ менә сыр буенча фәнни эш яза. Мин аңа бездә шундый чара булачагын әйттем, һәм ул катнашырга рөхсәт сорады, бу аңа фәнни эшчәнлегендә кирәк булачак.
«Сыр ничек булырга тиеш булса, шулай килеп чыкты"
Комбинатта унсигез еллык стажына карамастан, Әлфинә Габдуллина өчен бу мастер-класс дебют булган.
–- Конкурста нәкъ менә шундый сыр әзерләдем, һәм җитәкчелек яшь буын белән тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим итте. Моңарчы бер тапкыр да мастер-класслар үткәргәнем булмады,әмма нәтиҗәдән һәм балалар белән аралашудан канәгать. Сыр нинди булырга тиеш булса, шулай килеп чыкты – ә бу иң мөһиме.
Әлфина Рифат кызына САМдтуның соңгы курс студенты Анастасия Климачева ярдәм итте, ул укуын комбинатта эшләү белән бергә алып бара
– Процедура миңа таныш, комбинаттагы эшем нәкъ менә сыр әзерләү белән бәйле. Бүген Әлфинә Рифат кызына булышу, көллият студентлары һәм курсташларым белән белемемне уртаклашу бәхетенә ирештем. Миңа калса, барсына да ошады, хәзер алар сырны үзләре өйдә әзерли алачаклар.
«Шулай тиз һәм шундый тәмле»
БГТКның өченче курс студентлары Магдалина, Артем һәм Богдан тәэсирләре белән уртаклаштылар.
– Безне шундый кызыклы мастер-класска чакыруларына шатланабыз. Без мондый чараларны яратабыз – элегрәк Сам ДТУда шоколад әзерләп караган идек, һәм бу да шәп иде. Ни өчен мондый очрашулар кызыклы? Чөнки барысы да ничек әзерләнен син үз күзләрең белән күрәсең, белемнәр яхшырак үзләштерелә һәм истә кала. Һөнәрмәннең сыр әзерләвен көн саен күзәтеп тормыйсың. Ә аннары ашап карадык – шулай тиз әзерләп, шулай тәмле булуына ышанып булмый.
Балалар киләчәккә планнар коралар инде.
– Киләчәктә СамДТУга укырга керү, югары белем алу планнары бар. Бәлки, сөт комбинатында эшләп карарбыз.
СамДТУның дүртенче курс студентлары Софья һәм Максим очрашуга инде эшне белеп килделәр.
– Сөт комбинаты оештырган һәрнәрсә мавыктыргыч, – диде Софья. – Предприятиедә булдык, экскурсияләрдә – бик кызыклы.
Максим өстәде:
– Безнең белгечлекне исәпкә алганда, процедура таныш. Мин үзем уку белән параллель рәвештә комбинатта эшлим, сырлар турында барсын да беләм кебек, ләкин барыбер профессионалның эшне ничек башкарып чыгуын күрү кызык. Һәрчак өйрәнер нәрсәләр бар.
Сөт комбинаты белән Бәләбәй мәгариф учреждениеләре хезмәттәшлекне дәвам итәләр. Катнашучыларның кайнар бәяләмәләренә караганда, чираттагы очрашу студентлар яңа пешкән сырның тәмен онытырга өлгергәнче үк булачак.
Регина Иванова
Елена Петрова фотолары.