Мәғариф
19 Октября , 08:00

"Техно-взлет" фестивалендә катнаштылар

16-17 октябрьдә БР «Бәләбәй шәһәре татар гимназиясе» мәгариф учреждениесенең 8 - 10 сыйныф укучыларыннан өч команда «Техно-взлет» электромеханика һәм пилотсыз авиация төбәк инженерлык фестивалендә катнашты. Мондый масштабтагы һәм югары оештыру дәрәҗәсендәге чара укучылар тәҗрибәсендә беренче тапкыр, алар анда алдынгы технологияләр белән танышканнар; үзләрен FPV-пилотлаштыруда, программалаштыруда, пилотсыз очкычларны җыюда һәм тестлаштыруда, гамәли инженерлык бурычларын хәл итүдә сынап караганнар. Шулай ук суперзаманча лабораторияләрдә булганнар.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Техно-взлет" фестивалендә катнаштылар"Техно-взлет" фестивалендә катнаштылар
"Техно-взлет" фестивалендә катнаштылар

 Командаларның җитәкчеләре  –  математика укытучылары Васильева Лилия Рәшит кызы, Галиуллина Альбина Дамир кызы һәм биология укытучысы Габдрахманова Гүзәл Фәригать кызы.

Фестивальдә педагог-остазлар өчен белем бирү программасы, вузара студентлар кампусы буйлап экскурсия, шулай ук "Инженерлык эшендә остазлык"темасына квалификация күтәрү курсы  оештырылган.

 – Барлык этапларда да оештыручылар  катнашучыларны озатып йөрделәр, "Яшел чаукалык"  шифаханәсендә яшәү уңайлы булды, вузара кампуста бик яхшы ашаттылар, – дип  тәэсоратлары белән уртаклаштылар чарада катнашучылар.

Фестивальдә катнашучылар вузга укырга кергәндә өстәмә баллар бирә торган сертификатлар һәм дипломнар, шулай ук бүләкләр алганнар.

Проект "Беренчеләр хәрәкәте" гранты ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Зәйфә Салихова әзерләде

 

"Техно-взлет" фестивалендә катнаштылар
"Техно-взлет" фестивалендә катнаштылар
"Техно-взлет" фестивалендә катнаштылар
"Техно-взлет" фестивалендә катнаштылар
"Техно-взлет" фестивалендә катнаштылар
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас