Мәғариф
24 Октября , 07:00

Әлифба авторы Сәләй Вәгыйзов турында

  1908 елның 20 октябрендә Самара өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында “Әлифба” авторларының берсе – Сәләй Вәгыйзов (Сөләйман Хәлиуллин) туган. Барыбызга да мәгълүм бу китап авторының тормыш юлын Тукайныкы белән дә чагыштыралар. Аның да язмышы Арча, чит гаиләләрдә үсү белән бәйле.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әлифба авторы Сәләй Вәгыйзов турындаӘлифба авторы Сәләй Вәгыйзов турында
Әлифба авторы Сәләй Вәгыйзов турында

Сәләй Гататдин улы бик авыр тормыш юлы уза. Аңа алты ай булганда, башка кеше белән бутап, Камышлы базарында җинаятьчеләр аның әтисен үтерә. Әнисе, улын алып, туган авылына китәргә тели – яшәргә кирәк бит, әмма иренең әти-әнисе баланы аңа бирмиләр. Әмма соңыннан Сөләйманны баласыз гаиләгә асрамага бирәләр. Бу гаиләдә Сөләйман Хәлиуллин Сәләй Вәгыйзовка әйләнә. Әнисе, кешеләрдән качып, улы белән күрешергә килгәләп йөри. Сәләй Вәгыйзов әйтүенчә, үги әтисе белән әнисе аның үз әнисе турында аңа начар сүзләр сөйләгәннәр. Сәләй Вәгыйзовның үз әнисе Гайшәнең язмышы да, кабере дә билгесез.

 

13 яшь тулганда Сәләйнең үги әтисе дә үлә. Мәктәпне тәмамлагач, ул Богырыслан педагогия техникумында укый, аннары Казанга килә, пединститутның филология бүлеген, аспирантураны тәмамлый. Шушы ук факультетта укыган, үзе кебек үк ятим булган Рәмзия Вәлитова белән танышып, гаилә коралар. Укып бетергәч, яшь гаилә Арча педучилищесына укытучылар итеп җибәрелә.

 

Бөек Ватан сугышы башлангач, аны хәрби хезмәткә алалар. Сәләй Гататдин улы Харьков янында чолганышка эләгә һәм әсирлеккә алына. Ул 1945 елга кадәр әсирлектә була, ул утырган лагерьдагы әсирләрне АКШ хәрбиләре азат итә. Әсирлектән чыккач, аны Печора лагерена озаталар.

 

Рәмзия Вәлитова, ике баласын ияртеп, Печора лагерена ире белән күрешергә бара. Алты яшьлек улы Камил әтисен беренче тапкыр шунда күрә, әнисе әтисен кочаклап алгач, “Нигә әни чит ир кешене кочаклый?” – дип, елап җибәрә. “Халык дошманы” белән күрешкән өчен, кайткач, Арча райкомына чакыралар: “Я иреңнән аерыласың, яки педагог эшеннән китәсең”. Рәмзия Вәлитовага ирен ташламый, аңа эшен, яшәү урынын алыштырып торырга туры килә.

 

Реабилитацияләнгәч, Арча педучилищесында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Сәләй Гататдин улы укытуны камилләштерү турында эзләнүләр алып бара. 60 елларда хатыны белән бергә беренче “Әлифба” китабын төзи башлый, ул 1965 елда дөнья күрә. 1986 елда алты яшьлекләр өчен тагын бер “Әлифба” төзи. Алар шулай ук татар теле дәреслекләре, методик кулланмалар, “Рәсемле әлифба”, “Кызыклы грамматика” китаплары авторлары. Бу китаплар әлегә кадәр кулланыла.

 

Сәләй Вәгыйзов та, Рәмзия Вәлитова да – Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри премиясе лауреатлары. 1999 елда Арча педагогия көллиятендә “Әлифба” музее, 2016 елда Татар Байтуганы авылында Вәгыйзов музей-форты ачыла. Арчада Вәгыйзовлар урамы бар. Режиссер Илдар Ягъфәров бу гаилә хакында “Әлифба” дип аталган нәфис-документаль фильм төшерде, бу картина быел “Алтын мөнбәр” кинофестивалендә бүләк алды.
Рәмзия Вәлитова 2002 елда, Сәләй Вәгыйзов 2005 елда вафат була. Уллары Камил космонавтика өлкәсендә инженер булып эшли. Ул да инде хәзер вафат. Камилнең хатыны Лилия һәм кызы Аида Байтуганда еш була, дип яза Самара татарлары сайты.

 

  1. Әлифба
    2-3. Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова
    4. Арчадагы Әлифба музее
    5. Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова дәреслекләре
    6 Татар Байтуганы авылындагы музей-йортыЧыганак: Татар ядькәрләре
Әлифба авторы Сәләй Вәгыйзов турында
Әлифба авторы Сәләй Вәгыйзов турында
Әлифба авторы Сәләй Вәгыйзов турында
Әлифба авторы Сәләй Вәгыйзов турында
Әлифба авторы Сәләй Вәгыйзов турында
Әлифба авторы Сәләй Вәгыйзов турында
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас