Шушы уңайдан муниципаль районы хакимияте башлыгы Ф. Ф. Чыңгызов аксакалга Русия Президенты В. Путинның һәм Башкортстан башлыгы Р. Хәбировның Котлау хатларын, истәлекле бүләкләр тапшырган.
Гомере буе тормыш уртасында кайнап яшәгән, район һәм республика газеталарында төрле темаларга мәкаләләр язган ил узаманы Бәләбәй төбәге өчен дә якын. Шигъри каләме дә шактый шома аның. Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган шигырьләре белән “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивале номинанты булды; ел саен, ә соңгы елларда ике елга бер уздырыла торган фестиваль конкурсына сугыш, тынычлык турында язган шигырьләре белән актив катнашты.
Узган ел мәрхүм булган хәләл җефете белән лаеклы җиде бала тәрбияләп үстергән хөрмәтле ата да ул. Аңа арытаба да балаларының игелекләрен күреп гомер итәргә язсын.
Зәйфә Салихова.