Мәҙәниәт
11 Февраля 2025, 10:00

Күп наградалар алдылар

"Автодеталь" предприятиесенең мәдәни-спорт реабилитация үзәге һәвәскәр артистлары  "Йәншишмә" башкорт мәдәнияте муниципаль фестивалендә зур уңышларга ирештеләр, алар күп наградаларга лаек булдылар. Чара узган шимбәдә "Урал-Батыр" милли- мәдәни үзәгендә  узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Күп наградалар алдыларКүп наградалар алдылар
Күп наградалар алдылар

Чарада фольклор, вокаль, хореографик ансамбльләр, шулай ук төрле уен коралларында уйнау осталары чыгыш ясап, иң төрле жанрларда уникаль талантларын күрсәттеләр.

Зәримә Габидуллина җитәкчелегендә "Җәйгор" бию ансамбле "Хореография" номинациясендә җиңүче булды. Әнисә Нафикова, Альбина Сәйфетдинова, Саҗидә  Янузакова, Раиса Никитина, Лилия Вәлиева һәм Неля Струкова башкаруында "Самовар янында" башкорт биюе жюри һәм тамашачыларда соклану хисләре тудырды.

Бию-сәхнә җанрын яратучы А. Сәйфетдинова "Гайбәтче" номеры өчен беренче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. "Белавтодеталь" җәмгыяте үзәгенең "Кәеф" ансамбле "Башкортстан, балкы" җыры белән мактаулы икенче урын яулады.

 Фестивальдә һәвәскәр артистларның катнашуын оештыруга Альбина Сәйфетдинова, Вадим Агишев һәм Эльмира Маликова ярдәм  иттеләр.

Светлана Прокофьева.

Фотолар ВОСның Бәләбәй оешмасыннан.

 

Күп наградалар алдылар
Күп наградалар алдылар
Күп наградалар алдылар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас