Башкала йөрәгендә, Дәүләт Кремль сараеның легендар сәхнәсендә беренче тапкыр чын мәгънәсендә уникаль вакыйга – Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең «Дөнья халыклары биюләре» программасы белән концерты булачак.
Нәкъ менә 1939 елның 11 марты коллективның туган көне дип санала – бу көнне Фәйзи Әдһәм улы Гаскәров хәзерге вакытта аның исемен йөрткән Башкорт дәүләт бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. Кремль сараенда ансамбльнең 85 еллыгына багышланган искиткеч концерт юбилей елын шулай мат ур итеп тәмамлаячак.
Кремль сарае сәхнәсендә коллектив зур юбилей концерты тәкъдим итәчәк. Бу – б дөнья халыклары мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә соклану, искиткеч сәнгать белән ләззәтләнү һәм бу кичне онытылмаслык итү өчен менә дигән мөмкинлек.
Билетларны партнерлар кассаларында һәм Кремль сараенда сатып алырга мөмкин.