Бай һәм гүзәл татар мәдәниятен үстерүгә, туган телебезне, җыр-моңнарыбызны саклауга үз өлешен керткән әлеге коллектив инде 23 ел буе бихисап чаралары белән шәһәр һәм районның татар тамашачысын шатландыра. "Үз концертларыбыз, программаларыбыздан башка истәлекле бәйрәмнәрдә, сабантуй һ.б. күчмә чараларда да катнашабыз", – ди Рәзидә ханым.
Бу юлы да коллектив бай программа тәкъдим иткән: ансамбль һәм аерым җырчылар, дуэт, трио башкаруында туган як, туган җир, мәхәббәт, авыл, әни ләргә багышланган ретро, халык һәм үз иҗатташларыбызның җырлары яңгыраган; нәфис сүз осталары шигырьләр укыган, халкыбызның күркәм йолалары да онытылмаган – "Килен төшү" йоласы сәхнәләштереп күрсәтелгән; көлкеле скетчлар, юмор программаны бизәгән, кайбер җырлар театрлаштыру элементлары белән баетылган. Әлбәттә, махсус хәрби операция темасы читтә калмаган.
Сәхнәгә гашыйк, җыр-моң сөюче өлкән һәм урта яшьтәге милләттәшләр байтак еллар коллектив әгъзалары булып торалар һәм һәр чарада актив катнашалар. Бу юлы да чыгышларын тамашачы җылы кабул иткән сәхнә осталарын исемләп искә алыйк әле. Менә алар: Зөлфинә Хафизова, Рәзилә Игебаева, Дания Йосыпова, Суфия Шакирова, Роза Габдрахманова, Финус белән Маһинур Хәлиуллиннар, Лилия Ханнанова.
Һәрвакыттагач, яраткан җырчыбыз Эдуард Егоровның җырлавын көтеп алганнар һәм алкышларга күмгәннәр. Концертны коллектив җитәкчесе, җырчы һәм нәфис сүз остасы Рәзидә Ибатуллина үзе алып барган.
Чараны музыкаль яктан бизәүче виртуоз баянчы Валерий Гайнетдиновка аерым рәхмәт әйтәсе килә. "Акчарлак" өчен генә түгел, Мәдәният саренда узган барлык бәйрәмнәр-кичәләрдә арткы планда баянында уйнап торган тыйнак егет олы ихтирамга лаек.
Кичә ахырында Мәдәният сарае директоры Лариса Бойцова "Акчарлак" җитәкчесен һәм коллективны котлап, чәчкәләр тапшырган, ирекмәннәр төркеме булуын билгеләгән.
– Бу концертка озак әзерләндек, бик күп репетицияләр үткәрдек. Тамашачыларның җылы кабул итүе, шылтыратып рәхмәт белдерүләре – безнең өчен шатлык, – ди Рәзидә ханым.
Шәһәр һәм районда татар коллективлары бармак белән генә санарлык. "Акчарлак"ка яшьләр өстәлүен, иҗат юлында булуын, уңышларга ирешүен телик.
Зәйфә Салихова.