Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында туган. Октябрьский музыка училищесын һәм З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. Төхвәтуллин – Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы лауреаты. 2018 елда “Башкортстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булды. Шулай ук “Татарстан Республикасының атказанган артисты” һәм “Татарстан Республикасының халык артисты” исемнәре белән бүләкләнгән.
Котлыйбыз!
Чыганак: bashinform.ru
Фото:Олег Яровиков.