Мәҙәниәт
10 Марта 2025, 08:00

Дәүләт циркы ремонтланачак

Уфадагы Дәүләт циркын капиталь  ремонтлау 2026 елда башланачак. Көллиятләр  студентлары белән очрашуда Радий Хәбиров шушы хакта хәбәр иткән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Дәүләт циркы ремонтланачакДәүләт циркы ремонтланачак
Дәүләт циркы ремонтланачак

Башкортстан башлыгы билгеләгәнчә, бу мәсьәлә белән ул Русия президентына мөрәҗәгать иткән, һәм Владимир Путин үтенечне яклаган. Дәүләт циркын капиталь ремонтлауга акча Русия бюджетында  2026-2028 елларга салынган. Әле реконструкциянең проекты әзерләнә.

 – Бу мәдәни мирас объекты һәм без аны мотлак тәртипкә китерәчәкбез, – дип өстәгән Радий Хәбиров.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас