Балалар һәм өлкәннәр башкаруында моңлы һәм күңелле җырлар, дәртле биюләр, төрле уен коралларының үз яңгырашы, туган тел матурлыгы, шигърилеге... Бер-бер артлы сәхнәне балкыткан бу чыгышларның төрлелеге, кабатланмавы, күңелне һәм күзләрне иркәләве гүя чәчкәләргә күмелгән, күбәләкләр очып уйнаган җәйге соклангыч болынны хәтерләтте.
Чын мәгънәсендә күңел бәйрәменә әйләнгән фестиваль программасы гаять бай, колачлы булды, ул өч өлештән торды: фестиваль конкурсында катнашучыларның чыгышлары; жюри әгъзаларының коллективлар җитәкчеләре, укытучылар белән белән фикер алышуы – түгәрәк өстәл; җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы.
Тамаша залында шатлык тавышлары, кул чабулар тынмады. Чараны рус һәм татар телләрендә Эльвира Шубенкова белән Илдус Хәбибрахманов алып бардылар.
Милли мәдәнияте, теле, сәнгате, традицияләре, гореф- гадәтләре, легендалары, дине яшәгәндә халык та яши. Аллага шөкер, милли мәдәниятебез исән, “Халкым хәзинәсе” моны ачык күрсәтте, милли мәдәният сәхнәдә нур булып балкыды. Рәхмәт сиңа, халкым!
Зәйфә Салихова.
Фотолар милли-мәдәни үзәгеннән.