Төркем әгъзалары заман яшьләренә борынгы йолалардан “Киез басу”ны күрсәттеләр. Элек бу зур хезмәт булган, җиңел булмаган эшне бергә – күмәк өмә белән башкарганнар, ул җырлы, уен-көлкеле бәйрәмгә әйләнгән. Әле дә укучылар өчен бу йола белән танышу кызык булган.
Эш беткәч, бергә җырлаганнар, биегәннәр, табышмаклар әйтешкәннәр, викторина сорауларына җавап биргәннәр, призлар да алганнар.
– Күңелле булды, балаларга рәхмәт, башка халык бәйрәмнәренә арналган чараларда да көтебез, – ди коллектив җитәкчесе Рәзидә Ибатуллина.
Зәйфә Салихова әзерләде.