Бәйрәмне рәсми рәвештә Квинслендның Азәрбайҗан Милли Ассоциациясе вәкиле һәм Австралиядәге Азәрбайҗан Ассоциацияләре союзы башлыгы Фуад Айдинбайзада, татар һәм үзбәкләрнең Брисбен Мәхәллә җәмгыяте вәкиле Эльвина Габайдуллина тәкъдим иткән.
«Чарада төрки милләтләрнeң көнкүреш әйберләре, милли костюмнар, символик экспонатлар күргәзмәсе күрсәтелде, анда катнашучыларга төрки халыкларның тарихи-сәнгать мирасын тоеп карарга мөмкинлек бирелде. Кичнең иң көтелгән мизгелләренең берсе - милли костюм бәйгесе иде. Анда Казаннан традицион татар киеме кигән Нияз һәм Гүзәл Теркуловлар гаиләсенә гран-при бирелде, шулай ук cыйфатлы милли костюмы кигән Аделаидадан килгән Диләрә Вәлиева җиңүче булды», - диде Эльвина Габайдуллина.
Аның сүзләренчә, Австралиянең төрле шәһәрләреннән килгән артистлар милли музыка, бию, сәнгать спектакльләренең җентекләп эшләнгән мәдәни программасы тамашачыны җәлеп иткән.
«Австралиядәге татар диаспорасы өчен Нәүрүз бәйрәме бәйрәм генә түгел – бу ата-бабалар традицияләре белән яңадан бәйләнешкә керү, мирасны яшь буыннар белән уртаклашу һәм мәдәниятара аңлашу мөмкинлеге. Чарада татар музыкасы, биюе, традицион киеменә киң бәя бирү җәмгыятьнең мәдәни саклау һәм алмашу бурычын күрсәтә. Брисбен һәм Кенсленд штатында яшәүче күпсанлы татарлар фестивальгә кушылды һәм бер-берсе белән таныштылар», – диде Диләрә Вәлиева.
«Яз һәм яңа башлангычлар бәйрәме буларак, Нәүрүз мәдәни мирасның ныклы көчен һәм традицияләрнең буыннарны, чикләрне берләштерүче көчен искә төшерде», – диде милләттәшебез.
Татар-инфом.