Мәҙәниәт
31 Марта 2025, 13:00

“Асылъярга” – 15 яшь!

 29 мартта Ижау шәһәре филармониясендә  "Асылъяр' ансамбле концерты –  зур бәйрәм оештырылды. Пермь, Татарстаннан һ.б. , Ижауның үзеннән күп кунаклар килде. Зал тамашачылар белән, сәхнә кечкенә артистлар белән туп-тулы булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Асылъярга” – 15 яшь!“Асылъярга” – 15 яшь!
“Асылъярга” – 15 яшь!

Җитәкчеләре Лариса Гайнетдинова бу кадәрле талантлар кәрванын тотарга каян көч ала микән?!. Укытучылары - Альбина Минемөхәмәтова, Сергей Тепин, Ландыш Габделфәртова, Рәзилә Мөбарәкова, Ләйсирә Йосыпова, Алсу Закирова,  ата-атаналарның уртак тырышлыгы бу! Күпме рухи, физик көч, бала күңелен аңлау  кирәк монда!

 Сәхнәдә 4 тән алып 18 яшькә кадәр - 100 гә якын бала искиткеч тамаша күрсәтте. Афәрин!  Менә ул татар сәхнә сәнгате киләчәге! Сәхнәгә 15 ел элек ансамбльгә йөргән егет-кызлар чыгып баскач, бөтен зал алкышларга күмелде!

Хезмәтләрен бәяләп, Бөтендөнья татар конгрессы медале белән –  Сергей Тепин, Удмуртия Дәүләт Советының почет грамоталары белән –  Альбина Минемөхәмәтова, Ләйсирә Йосыпова, Удмуртия мәдәният министрлыгының почет грамотасы белән Рәзилә Мөбарәкова, Удмуртиянең милли-сәясәт министрлыгы почетлы грамотасы белән Ландыш Габделфәртова, Удмуртия башлыгы Александр Бречаловның Рәхмәт хаты белән Лариса Гайнетдинова бүләкләнделәр.

Оныгым Рузана Дәүләтгәрәеваның да әлеге ансамбльдә шугыльләнүенә, татар җыр сәнгатенә гашыйк булып, татар кызы булып үсүенә шатланам.

Белешмә

“Асылъяр” өлгеле  татар музыкасы, җыры һәм биюләре  ансамбле 2010 елдан Ижау шәһәре Халыклар дуслыгы йотында эшләп килә. Бу балалар коллективын педагоглар музыка уен коралларында уйнарга өйрәтәләр, вокал, хореография алып баралар, татар халкының традицияләрен өйрәнәләр. Ансамбльнең репертуары бик бай һәм төрле. Ансамбль Русия кимәлендәге фестивальләрдә, конкурсларда  күп тапкырлар җиңүләр яулаган.

Зәйфә Салихова әзерләде.

 

“Асылъярга” – 15 яшь!
“Асылъярга” – 15 яшь!
“Асылъярга” – 15 яшь!
“Асылъярга” – 15 яшь!
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас