Мәҙәниәт
15 Апреля 2025, 12:00

Әй Йола төркеменә – югары исемнәр!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ay Yola төркеме музыкантларына югары исемнәр бирү турында указга кул куйды. Бу хакта ул Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә белдерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әй Йола төркеменә – югары исемнәр!Әй Йола төркеменә – югары исемнәр!
Әй Йола төркеменә – югары исемнәр!

 – Республиканың мәдәни тормышында мөһим вакыйга булды.  Уфадан “Ay Yola” этномузыкаль төркеме “Һомай” хиты белән тиз арада дөнья һәм Русия чартларында беренче урынга чыкты, – диде Радий Хәбиров.  – Бу бик яхшы, миңа танышлар аларның клипларын, яңалыкларын җибәреп  тора. Башкортстан мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәнегез өчен котлыйм һәм рәхмәт белдерәм.

Югары иҗади казанышлары өчен артистларга мактаулы исеинәр бирергә карар ителде: Ринат Рамазановка – “Башкортстан Республикасының халык артисты”, Адель белән Руслан Шәйхетдиновларга – “ Башкортстан Республикасының атказанган артисты”.

Якташларыбыз өчен бик шатбыз”! Аларны лаеклы исемнәре белән котлыйбыз!

 

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас