Мәҙәниәт
26 Апреля 2025, 06:00

Апрель. "Акчарлак". "Ак мич" җылысы

Бәләбәй шәһәре Үзәк мәдәният сарае каршындагы  "Акчарлак" татар җыры  (җитәкчесе Рәзидә Ибатуллина) ансамбле апрельдә төрледән-төрле чаралар уздырып, файдалы акцияләрдә катнашып, шәһәрнең язгы мәдәни  тормышына ямь өстәргә, тамашачылар күңелен баетырга тырышты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Апрель. "Акчарлак". "Ак мич" җылысыАпрель. "Акчарлак". "Ак мич" җылысы
Апрель. "Акчарлак". "Ак мич" җылысы

«СВОи V культуре» проектында "Окоп шәме"  акциясендә катнашып, коллектив әгъзалары СВО зонасындагы якташ солдатларга  окоп шәмнәре ясаганнар. Окоп шәме ясау – уртак зур эшкә, җиңүне якынайтуга аларның  өлеше.

Башкортстан халыкларының милли кием көне билгеләнгән 18 апрель көнендә "Акчарлак" коллективы  Сукырлар өчен республика китапханәсенең Бәләбәй филиалында "Милли кием матурлыгы" (татар милли костюмы)  әдәби-музыкаль чара оештырган.  Алар җырлар җырлаганнар, милли киемнәрнең үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр.

Ә тагын бу коллектив "Ак мич" дип исемләнгән күңел бәйрәме уздырды. Чара кунакларга  күңел ачу, җылы аралашу  атмосферасы тудырды. "Акчарлак" кызлары башкаруында халык җырлары яңгырады, элек һәр өйдә булган ак мич өй җылысы, кунакчыллык символы буларак, күркәм  традицияләргә бәйле уеннар, конкурслар оештырылды.

 – Безнең акчарлаклылар район-шәһәр газетасы белән дә дус, рус һәм татар  телләрендә чыгучы икесен дә алдыралар, – ди Рәзидә ханым.

"Акчарлак" коллективы  менә шундый чаралар уздырып, татар халкының матур йолаларын һәм гореф-гадәтләрен яшәтә, төрле буын кешеләрен берләштерә.

Зәйфә Салихова.

Фотоларда  "Акчарлак" коллективы төрле чараларда. Р.Ибатуллина архивыннан

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас