Мәҙәниәт
29 Апреля 2025, 13:00

Илһамланып кайттык сәфәрдән

 25-26 нчы апрель көннәрендә Башкортстанның Туймазы, Бакалы, Ярмәкәй, Бәләбәй районнарыннан бер төркем татар теле укытучылары, китапханәчеләр Казанда эшлекле сәфәрдә булып кайттылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Илһамланып кайттык сәфәрдәнИлһамланып кайттык сәфәрдән
Илһамланып кайттык сәфәрдән

25нче апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров,"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова, татар яшьләре эше, махсус проектлар буенча комитет җитәкчесе якташыбыз Алмаз Халиуллин белән җылы очрашу булды.Алар телне, мәдәниятне, тарихны саклау буенча үз эш юнәлешләре, яңа проектлар белән таныштырдылар, ә без, үз чиратыбызда, үзебезнең проблемалар, уңышлар белән бүлештек.
Әлбәттә, бер очрашуда тел проблемасы хәл ителә алмавы көн кебек ачык, ләкин Конгрессның кайбер мәсьәләләрдә ярдәм итәргә әзер торуы безгә берникадәр өмет өстәде.
Һәр катнашучыга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Эшлекле сәфәребез К. Насыйри мәктәбенә юл алды. Анда безне мәктәп директоры Роберт Миәссәр улы мәктәп эшчәнлеге, уку кабинетлары, өлешчә укытучылар коллективы, эш юнәлешләре белән таныштырды. Мәктәптә ел саен "К. Насыйри укулары" үткәрелүе, укыту-тәрбия мәсьәләре турында бәян итте.
Безне һәр кабинетның сыйфатлы һәм заманча җиһазлануы, яктылыгы, зурлыгы хәйран калдырды.
Кичен Г. Камал театрында Т.Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен карап, артистларның профессиональ осталыгына хәйран калып утырдык.
Икенче көнне Бауман урамы, Кол Шәриф мәчете, Казан Кремле, Сөембикә манарасы кебек истәлекле урыннарда йөрдек, тарихыбыз битләренә тагын бер тапкыр күз салдык. "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк",- дип юкка гына әйтмәгән шул татар халкы.
Сәфәребез Арча районы Яңа Кырлай авылына юл тотты. Анда Сәгьди абзыйның йорт-музее, Тукай музее белән таныштык. Тукай эзләре буйлап йөреп, ятимлектә үскән Апушның кайгы-хәсрәтләрен искә төшереп, тагын бер тапкыр күңелебез сыкранды. Халкыбызның бөек улы Тукай язмышы беркемне дә битараф калдырмагандыр. Экскурсиябез бергәләп "Туган тел" не җырлау, фотога төшү белән тәмамланды. Экскурсияне җитәкләүче  Гөлнур ханымга зур рәхмәт.
Интернет челтәрендә ерактан танышу бер нәрсә, ә үз күзләрең белән якыннан барып күреп кайту –  бөтенләй башка. Әйтеп бетерә алмаслык хис- тойгылар, яңа идеяләр белән ялкынланып, зур эшләргә дәртләнеп кайттык без бу сәфәрдән.
Эшлекле сәфәрне оештыручы Фәнир Галимовка, җитәкчебез Әкьлимә ханыма,
безне кунак итүчеләргә, Татар конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Рәсүл Корбан улына зур рәхмәт!
Әлбәттә, сәфәрчеләргә зур рәхмәт! Зыялы, затлы, мәдәниятле коллегалар белән җанлы аралашу үзе мәртәбә бит  ул. Күптән күрешмәгәннәр белән кочаклашулар, яңалары белән танышулар ...
Алдагы көннәрдә дә бердәм булыйк, бергә булыйк!
"Халкың сөюдән тусын һәр эшең!"(Г. Тукай)
Люзия Фаттахова,

Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

 

Илһамланып кайттык сәфәрдән
Илһамланып кайттык сәфәрдән
Илһамланып кайттык сәфәрдән
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас