

Бәләбәй районының Слакбаш авылында туып- үскән, үлемсез "Нарспи" поэмасын иҗат иткән Константин Иванов шәһәр училищесында бер елдан артык укыган. Бу тарихи бина урнашкан урам аның исемен йөртә.
Юбилей тантаналарына Чувашия, Татарстаннан, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән, Мәскәүя. Уфадан һәм Башкортстанның кайбер районнарыннан делегацияләр килде. Кунаклар арасында Эстониядән язучы Дина Гаврилова бар.
Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев истәлекле вакыйгада катнашучыларны кайнар котлады һәм Русия әдәбиятында һәм сәнгатендә Константин Ивановның ролен билгеләде.
Ачылышта Чуваш Дәүләт драма театры директоры Елена Николава, БР мәдәният министрлыгы вәкиле Нурлан Ганиев һәм барельеф скульпторы Николай Кондрашкин чыгыш ясадылар.
Рәссам сүзеннән соң җылы җил исеп, барельефтан япманы төшерде, һәм катнашучылар алкышлар белән Н. Кондрашкинның эшен бәяләделәр.
Чуваш халкыныж бөек улын искә төшереп, хәзер "Олимп" комплексы бинасын матур скульптура бизәп тора.
Тантаналар Слакбаш авылында, шагыйрьнең туган авылында дәвам итә.
Любовь Иванова. Автор фотолары.