Мәҙәниәт
1 Июня 2025, 08:00

Гармун моңы тирә-юньгә таралды

“Китап-байрам” халыкара китап ярминкәсендә “Кызыл таң” гәзите редакциясе мәйданчыгы, тирә-якка гармун моңнарын таратып, кунакларын үзенә чакырып торды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гармун моңы тирә-юньгә таралдыГармун моңы тирә-юньгә таралды
Гармун моңы тирә-юньгә таралды

“Кызыл таң” мәйданчыгында тукталып киткән һәркем Кырмыскалы районының Иске Акташ авылыннан килгән “Яшьлегем моңнары” татар фольклор ансамбленең моңлы җырларын тыңлады, аларга кушылып җырладылар һәм гармунчы Рәзил Хафизовның дәртле көйләренә биеп тә алдылар.


Калфак тегү буенча осталык дәресе әнә шулай җыр-биюләр, кунакларның чыгышлары белән үрелеп барды. Хезмәттәшебез Зөһрә Исламова калфак тегү барышында татар хатын-кызларының милли баш киемнәре – яулык-шәлләр, шулай ук калфакның тарихы, формалары, төрләре, бизәлеше белән таныштырды һәм сибелеп яшәгән татарларның сагыну җырына әверелгән “Ак калфак” җырының тарихы, шуңа бәйле риваятьне дә сөйләде. Ә аннары бу җырны мәйдәнчыкка җыелучылар “Яшьлегем моңнары” ансамбле әгъзалары Фәзилә Сәгадиева һәм Әлфия Латыйповага кушылып башкарды.


"Кызыл таң” мәйданчыгы бу көнне, төрле милләт вәкилләрен бергә җыеп, аллы-гөлле чәчәкләрдән торган гөлләмәне хәтерләтте. Көннең эсселегенә карамастан, биредә тукталыш ясаган һәр кеше гармун көйләренә җырлап-биеп, көч-дәрт алып, илһамланып, “Китап-байрам” буйлап юлын дәвам итте.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.


Чыганаак: "Кызыл таң"

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас