

Чара «Старогородецкий» үзәге мәйданчыгында узды һәм дистәләгән шәһәр кешесен җыйды.
Фестиваль Халыкара йога көненә багышланган иде, һәм бу вакыйгага үзенчәлекле статус бирде, шәһәр халкының игътибарын җәлеп итте.
Программада төрле чаралар каралган иде, алар һәр кунакка үзе өчен кызыклы нәрсә табарга мөмкинлек бирде. Төп акцент Александра үзе үткәргән бушлай йога-практикага ясалды. Аның осталык классы барлык катнашучылар өчен чын бүләк булды, һәркемгә гармония һәм тынычлык тою мөмкинлеге бирде.
Фестиваль Бәләбәй халкын районның бию һәм вокал коллективларының чыгышлары белән сөендерде. Моннан тыш, биредә үк фуд-корт оештырылган иде, анда ашап-эчеп ял итәргә мөмкин булды. Ә фестиваль азагында иганәчеләрдән бүләкләр уйнатылды.
Регина Фәизова.
Елена Петрова фотолары.