Мәҙәниәт
24 Июня 2025, 08:00

Башкортстанда халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачыла

Шаран районында билгеле җырчы, Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка һөйкәл ачыла. Монумент  Шаран авылының үзәк мәйданында куела, дип хәбәр иттеләр урындагы хакимияттән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачылаБашкортстанда халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачыла
Башкортстанда халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачыла

Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл тачылу тантанасы 28 июньдә була. Халык артистын искә алу өчен башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары килә.

Фән Вәлиәхмәтов 2024 елда арабыздан китте. Аңа 74 яшь иде.

Фән Вәлиәхмәтов 2013 елда Шаран районының почетлы гражданины исеменә лаек булды. Аның таланты һәм хезмәте туган районында югары бәһа алды. Башкортстан Республикасының (2011) һәм Татарстан Республикасының (2007) халык артисты, БАССРның (1989) һәм Татарстан Республикасының (1994) атказанган артисты дигән мактаулы исемнәре бар. 2024 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров артистны Салават Юлаев ордены белән бүләкләде.

Фото:Шаран районы хакимияте

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас