

Учреждение белән таныштыруның ничек узуын Үзәк директоры урынбасары Марина Денисованың сөйләвен үтендек.
– Милли мәдәниятләр сараена ачык ишекләр көне – төрле халыклар мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм кыйммәтләре белән таныштыру өчен уникаль мөмкинлек. Чара программасында этноочрашулар булды, монда кунаклар башкорт, татар, чуваш һәм славян халыкларының традицияләре белән таныштылар. Килгәннәр милли үзәкләр буенча экскурсияләрдә һәм осталык классларында бик теләп катнаштылар, – дип билгеләде Марина Петровна.
Клублар җитәкчеләре уңышлары белән уртаклаштылар, теләгәннәрне үз иҗат коллективларына кушылырга чакырдылар.
Светлана Прокофьева. Фото: "Урал-Баптыр" үзәгеннән.