Чарада студентлар Дим буе башкортларының традицион милли киеменең күп дәверлек тарихы –хатын-кызларның сакал, челтәр, хәситә кебек бизәнгечләре, кашмау турында белде. Шулай ук Нәзирә Хисаметдин кызы аларның нәрсәләрдән, ничек эшләнүен сөйләде.
Студентлар заманча стильләштереп эшләнгән бизәнү әйберләрен кызыксынып карады, сораулар бирде. Кызлар аларны тагып, киеп тә карый алды.
Зөлфия Гарифуллина.
Фото башкорт мәдәнияте үзәгеннән.