Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
15 сентябрь , 19:00

Әлфинә Әзһәмова Мәскәүне яулап кайтты

Әлфинә Әзһәмованың «Россия -1» телеканалында чыга торган «Песни от всей души» тапшыруында төшкәнен хәбәр иткән идек. Кичә шушы тапшыруны күрсәттеләр.

Әлфинә Әзһәмова Мәскәүне яулап кайтты
Әлфинә Әзһәмова Мәскәүне яулап кайтты

Тапшыруда ул татарча "Сине күргән көннән генә", «Төнге урам», урысча «Не надо печалиться» җырларын башкарды, үзенең язмышы турында сөйләде. Әлфинә 26 ел Яр Чаллыда заводта эшләгән, 40 яшьтә генә зур сәхнәгә аяк баскан. Тапшыруда аның 1998 елда әбисе, балалары алдында өендә җырлавын да күрсәттеләр. Гомумән, аның җырлары студиядәгеләргә ошады, ә Әлфинә үзе Татарстанга һәм Башкортстанга сәламнәрен юллады.

"Андрей Малахов озатканда миңа: «Сез миңа бик ошадыгыз. Сезне әле тагын чакырырмын», – дип калды. «Ничек кенә фотога төшәргә икән Малахов белән» дип уйланып басып торган арада, үзе яныма килеп, фотога төшәргә дә тәкъдим итте.

Гомумән, бик уңай хисләр белән кайттым. Бер дә көтелмәгән сюрприз булды бу минем өчен. Анда бөтен җырчы да барып утыра алмый. Меңләгән кешеләр, «мине катнаштырыгыз» дип, үзләре хат яза икән аларга. Ә мин андый кеше түгел. Мин бит интервьюларга да йөрмим. Бары тик җыр, моң белән яшим. Әле монда да барыргамы, юкмы дип уйланып тордым. «Әни, барырга кирәк, андый мөмкинлек көн дә булып тормый», – дип, улым барырга тәкъдим итте. Бер дә үкенмим, үземә бик ошады», – дип хисләрен сөйләгән иде Әлфинә Әзһәмова Мәскәүдән кайткач.

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас