Көмеш дәвер шагыйре Марина Цветаева иҗатын яратучылар һәйкәленә чәчәкләр салды, миләш утыртты, Кызлар чишмәсеннән су эчте һәм шагыйрьнең шигъри юлларын, аның шигырьләренә җырлар тыңлап, хис-тойгыларга баеды...
Район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Лилия Мәҗитова, Уфадан почетлы кунак – шагыйрә, Башкортстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, якташыбыз Кристина Андрианова-Книга, учакны саклаучы Любовь Иванова һәм бәйрәмгә килгән биш Марина традицион учакны кабыздылар.
Ихлас , күркәм бәйрәм М. Цветаеваның улы Георгий Эфронның тууына 100 ел тулуга багышланды.
"Читаем Цветаеву" конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар оештыручыларның дипломнары һәм Цветаева учагын саклаучыдан шагыйрәнең шигырьләр китабы белән бүләкләнделәр.
Аяз кояшлы көн, урман табигатенең маурлыгы бәйрәмне өйдәгечә ямьле итәргә булышты.
Күркәм йола буенча бәйрәм ахырында катнашучылар учак тирәли түгәрәккә басып "Красною кистью рябина зажглась..." шигырен хор белән укыдылар.
Мила Любченко. Елена Петрова фотолары.