В. Пашина берничә ел элек әлеге проектны башлады һәм театрның яшь артистларының билгеле бәләбәйлеләр белән очрашуларының шигъри елъязмасын булдырды.
Бу юлы прокт җитәкчесе һәм шагыйрә Валентина Пашина иҗатына багышланган аның яңа – "Миңа җирдә моңлы салмак үз җырымны җырларга иде” – бите ачылды.
Кичә дәвамында шигърият музыка белән баетылды, биюләр белән үрелеп барды,тамашачылар уңай хис-тойгылар алды, кул чабулар бүләк итте.
Валентина Геогиевна сәхнә королевасы булды, ә “Афродита” театрының яшь артистлары үз остазларының бәләбәйлеләргә, якын кешеләренә һәм бөтен буын афродитачыларга багышлаган шигырьләрен оста итеп укыдылар.
Мәдәният сараеның иҗади коллективлары афродитачыларны матур номерлар белән якладылар.
Валентина Пашинаны котларга Родники авылы кешеләре килделәр. Ул бит шунда – Барыня-тау, ромашка болыннары булган җирдә туган, шунда “Җирдә моңлы салмак үз җырын җырлар өчен”, Бәләбәйнең иҗади йөзе булыр өчен илһам алып үскән..
Любовь Иванова. Фотолар Үзәк мәдәният сараеннан.