Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
18 сентябрь , 16:00

“Мондый фестивальне үткәрү – зур мәртәбә”

«Балачакны кайтарырга» фестивалендә катнашучылар иҗади һәм спорт конкурсларында катнашу белән беррәттән МХОда катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрә.

“Мондый фестивальне үткәрү – зур мәртәбә”
“Мондый фестивальне үткәрү – зур мәртәбә”

Чираттагы тапкыр Уфа балачакның искиткеч бәйрәме – «Балачакны кайтарырга» фестиваленең башкаласына әйләнде.  Башкортстанга Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән балалар йортларында тәрбияләнүче 440 бала килгән. Фестивальдә катнашучылар – ятим һәм 10 яшьтән 18 яшькә кадәр ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар.

    Балаларны иҗади һәм спорт конкурслары, кулинар көрәшләр, танылган спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм блогерлар катнашында мастер-класслар көтә. Волонтерлык хәрәкәтендә катнашырга теләүче конкурсантлар һәм аларның остазлары өчен барлык ярыш мәйданчыкларында да алгы сызыкта Ватан мәнфәгатьләрен яклаучы якташларыбыз өчен маскировка челтәре үрү станоклары урнаштырылган.

 - Без инде бишенче тапкыр Башкортстанда фестиваль үткәрәбез һәм бу еллар дәвамында форумны модернизацияләргә тырышабыз, балалар һәм яшьләрнең популяр трендларын исәпкә алабыз, программага үзгәрешләр кертәбез. Быел, мәсәлән, ярышларны гамәли юнәлешле итәргә карар кылдык

. Чөнки егетләр бирегә талантларын күрсәтергә генә түгел, ә булачак һөнәрләренә мөмкин кадәр якынрак булган мохиткә  чумарга да киләләр, – дип сөйләде Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев.

    Тантаналы ачыш вакытында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Олег Александрович балачакны, ә аннан соң студент елларын кеше гомер буе әйләнеп кайта торган иң кыйммәтле вакыт дип атады һәм бу берничә ярыш көнен максималь файда белән уздырырга, барлык осталыкларын һәм талантларын күрсәтүләрен теләде.

    Башкортстан Башлыгы исеменнән «Балачакны кайтарырга» фестиваль гаиләсен БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – республиканың спорт министры Руслан Хәбибов котлады:

 - Башкортстан өчен мондый фестивальне һәм шундый сәләтле балаларны каршы алу зур мәртәбә, - диде ул.

     Фестивальдә катнашучыларның программасы бай һәм төрле. Фестиваль «МастерОк», «Балачак йолдызлары», «Акыл палатасы» конкурсларында җиңүчеләрне билгеләячәк, иң шәп спортчыларны «Идел буе спорт Олимпы» спартакиадасы Кубогы көтә.

    Конкурсантлар шулай ук пилотсыз системалар белән идарә итүдә үз көчләрен сынап караячак, Уфа буйлап экскурсияләргә чыгачак, уку йортларында булачак, анда төрле һөнәрләр белән танышачак, нинди компанияләрнең мондый белгечләрне көткәнен беләчәк.

Чыганак: "Өмет"

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас