Киң колачлы конкурста Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Дәүләкән, Стәрлетамак, Туймазы, Чишмә районнарыннан, Бәләбәй, Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләреннән гармунчылар катнашты, шулай ук күрше Татарстан Республикасының Баулы, Ютазы районнарыннан, Баулы һәм Бөгелмә шәһәрләреннән чыгыш ясаучылар булды.
“Уйна, гармун!” фестиваль-конкурсы – уен коралларында уйнаучы төрле яшьтәге сәләтле осталарны ачыклау һәм дәртләндерү, яшьләрне гармунда уйнау сәнгатенә җәлеп итү максатында уздырылучы үзенчәлекле, күркәм бәйрәм. Чарада яңгыраган халык көйләре, көмеш телле гармуннар чыңы, күмәк һәм аерым чыгыш ясаучыларның осталыгы беркемне дә битараф калдырмады, күтәренке кәеф, хис-тойгылар бүләк итте.
“Илһам” коллективының чагыштырмача күптән түгел оештырылуына карамастан, инде гармунга гашыйк булып өлгергән малайлар каушап калмадылар, лаеклы чыгыш ясап, башкару осталыгын шомартуларын, сәхнәдә үзләрен артистларча тота белүләрен күрсәттеләр. Фестиваль-конкурс йомгаклары буенча, ансамбль 1 нче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Оештыручылар “Илһам” гармунчыларын истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. Жюри рәисе башкару дәрәҗәсенең яхшы булуын билгеләде.
Гимназия коллективы конкурска баруны оештырган өчен Башкортстан татарлары конгрессының урындагы бүлеге рәисе Гәрәев Рәсүл Корбан улына рәхмәт белдерә.
Беренче зур җиңүләренә ирешкән “Илһам” гармунчылары тагын да зуррак үрләр яулау теләге белән илһамланып кайттылар. Әйе, уңышлар алда көтеп торсын, моның өчен бары тик көн саен уйнап, осталыгыңны арттырырга гына кирәк.
Зәйфә Салихова.
Фотолар гимназиядән.