Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
23 сентябрь , 13:00

Родникида "Көз бүләкләре" ярминкәсе

Бәләбәй районының Родники авылында яшәүчеләр "Көз бүләкләре" ярмиинкәсе оештырдылар

Родникида "Көз бүләкләре" ярминкәсе
Родникида "Көз бүләкләре" ярминкәсе

Бу сәүдә ярмиинкәсе генә түгел, ә ишелеп уңган уңыш өчен җиргә рәхмәт белдерү бәйрәме!

 – Табигать байлыкларыннан, өй әзерләмәләреннән, пироглар һәм башка камыр ризыкларыннан өстәлләр сыгылып  торды... Кешеләрнең йөзләре кояш булып балкыды!

Көзге композицияләр, яшелчәләрдән эшләнмәләр күзләрне камаштырды¸– дип уртаклашты бәйрәмгә кайткан шушы авыл кызы Валентина Пашина.

Ярминкә оештыру идеясе  Родникида яшәүче Елена Митрохинаныкы.

Людмила Кочеткова, Людмила Плякова, Любовь Красникова, Валентина Марухо, Елена Пурчел, Гөлназ Кадимова, Елена  Матвеева һ.б. идеяне хуплап күтәреп алганнар.

 – Мин Родникида тудым һәм үстем, шәһәрдә яшәдем,әмма һәрвакыт өйгә кайтып йөрдем, балаларым да монда үстеләр.Күптән түгел әти-әни  йортына бөтенләйгә кайттым. Родникины яратам, әмма биредә кешеләрнең күңелсез яшәвен аңладым. Дөрес, бездә ял өчен бина да юк.

Әмма бер төркем актив пенсионерлар авыл кешеләренең тормышын төрләндерергә карар иттек, – дип уртаклашты Елена Митрохина. – Яңа ел бәйрәме оештырдык. Бүген менә көзге бәйрәм уздырдык. Костюмнар тектек, балаларны җәлеп иттек – алар яшелчәләр булдылар! Әкиятләр күрсәттек, җ ырлар җырладык. Кешеләр бездә шат күңелле! Мәдәни учак булуын бик көтәләр.

Әйткәндәй, бәйрәмнәргә һәм конкурсларга Светлана белән Рәүф Мәрвәновлар гаиләсе спонсорлык ярдәме күрсәтә.

Родникида яшәүчеләр ата-бабалар йолаларын яңарта һәм изге эшләрдә үзоештыру үрнәге күрсәтә!

Аларның активлыгына һәм туган авылны яратуларына сокланасы килә!

Балалар һәм оныклар шушы яратуны һәм туган табигать  матурлыгын сеңдереп үссеннәр!

Любовь Иванова. Фотолар авторы  Валентина Пашина.

Родникида "Көз бүләкләре" ярминкәсе
Родникида "Көз бүләкләре" ярминкәсе
Родникида "Көз бүләкләре" ярминкәсе
Родникида "Көз бүләкләре" ярминкәсе
Родникида "Көз бүләкләре" ярминкәсе
Родникида "Көз бүләкләре" ярминкәсе
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас