Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
24 сентябрь , 11:00

Бәләбәй җире шагыйрьләр һәм язучылар тудыра

"БЕЗНЕҢ  РАЙОН  КАРТАСЫНДА ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ИСЕМНӘРЕ"  туган як библиографиясе сәгатендә китапханәгә килгән 16 нчы мәктәп укчылары  аларның исемнәре белән танышты

Бәләбәй җире шагыйрьләр һәм язучылар тудыра
Бәләбәй җире шагыйрьләр һәм язучылар тудыра

Приют биләмә китапханәсендә туган як әдәбияты фонды бай. Башкортстан язучылары һәм шагыйрләре иҗаты белән килгәннәрне  таныштыруга җитди игътибар бирелә.

 – Бәләбәй җире белән бәйле әдәбиятчылар турында мәктәп укучыларының белемен киңәйтү максатында без Слакбаш авылының шагыйрьләр Константин Иванов һәм Яков Ухсайның туган җире,  К.Иванов - "Нарспи" поэмасы авторы  һәм чуваш әдәбиятына нигез салучы булуы, ә Я.Ухсайның, беркем булдыра алмаганча, Башкортстан һәм Чувашиянең матурлыгын сурәтли, игенчеләрнең тойгыларын, уйларын чагылдыруы; Надеждино авылында рус язучысы Сергей Тимофеевич Аксаков гаиләсенең йорт -музее урнашуы турында сөйләдек, – дип уртаклашты китапханәче Елена Куприянова.

Исемнәрне күбрәк белер өчен укучылар "Бәләбәй районы үзәк биләмәара китапханә"се  сайтының электрон ресурсыннан файдалана һәм "Бәләбәй районының иҗади картасын" өйрәнә алганнар.

Анда Зәйфә Салихова, Валерий Рәхмәтуллин, Кристина Андрианова-Книга, Рудрольф Нуриев, Альберт Кароза һәм башкаларның исемнәре кертелгән.

Укучыларга безнең районда төрле елларда чыккан "Салават күпере" альманахы һәм башка китаплар тәкъдим ителгән.

Балалар бик теләп яшь шагыйрьләрнең һәм приютлыларга исеме киң би лгеле Альберт Кароза шигырьләрен укыганнар.

Бәләбәй районының әдәби картасы ярдәмендә сәяхәт укучыларга яңа юнәлешләр һәм исемнәр күрсәткән.

 Мила Любченко әзерләде. Фотолар  китапханәдән.

Бәләбәй җире шагыйрьләр һәм язучылар тудыра
Бәләбәй җире шагыйрьләр һәм язучылар тудыра
Бәләбәй җире шагыйрьләр һәм язучылар тудыра
Бәләбәй җире шагыйрьләр һәм язучылар тудыра
Бәләбәй җире шагыйрьләр һәм язучылар тудыра
Бәләбәй җире шагыйрьләр һәм язучылар тудыра
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас