Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
6 октябрь , 15:00

Мәхәббәт бәхет кенә китерәме?

Уфа “Нур” татар дәүләт театры 34нче иҗат мизгелен Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең «Җәяүле Мәхмүт» әсәре буенча премьера спектакле белән ачты.

Мәхәббәт бәхет кенә китерәме?
Мәхәббәт бәхет кенә китерәме?

 

Спектакльнең режиссеры Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев.
Ул  төрле театрларда Мостай Кәрим әсәрләре буенча спектакльләр куйган иде инде. Режиссер “Ташлама утны, Прометей!” трагедиясе, “Кыз урлау” комедиясе, “Ярлыкау” повесте, “Кара сулар” поэмасын сәхнәләштерде. Ул - Мостай Кәрим иҗатын тирән өйрәнгән режиссерларның берсе. 1981 елда язылган “Җәяүле Мәхмүт” әсәре исә аның игътибарын мәхәббәт хакындагы көчле тарих буларак җәлеп иткән.
– Мәхәббәт – безнең тормышыбызны хәрәкәтләндерүче төп хис. Кеше эзләгән, әмма шул ук вакытта аның белән даими конфликтта булган хис, – дип үз фикерләре белән уртаклаша Илсур Казакбаев. - Мәхәббәт беркайчан да кешенең ихтыярына буйсынмый, аны әле бәхетле, әле бәхетсез итә. Ләкин мәхәббәт нинди генә соклану яки күңел кайту китермәсен, аннан башка тормышның мәгънәсе юк.– ди спектакльнең режиссеры Илсур Казакбаев.
Спектакльнең беренче мзгелләреннән үк аның гадәти куелышта булмаячагы сизелә. Нигез итеп Мостай Кәримнең “О, мәхәббәт” шигыре алынган. Параллель рәвештә Кармен тарихы сөйләнелә, хореография аша уй-хисләр тапшырыла, эмоциональлекне тирәнәйтә, видеоязма кулланыла. Ә инде спектакльнең ахырында артистларның искиткеч оста уйнавы, режиссерның кызыклы, гадәти булмаган алымнар куллана белүенә берчә сокланасың, берчә гаҗәпләнәсең.
Спектакльдә төп рольләрне Башкортстанның атказанган артистлары Чулпан Раянова, Айнур Баянов, Гөлназ Биктимерова, Вилдан Мисбахов, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Фина Вәлиева, яшь актриса Азалия Мөхәммәтшина һәм әле яңа гына труппага килгән яшь артистлар да катнаша.
Спектакльнең премьерасына Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова да килгән иде.
– Спектакльне әтием, шул ук вакытта, тамашачы күзлегеннән дә карадым. Мине спектакль мавыктырды. Анда сагыш та, күңел ачу мизгелләре дә булды – бу кирәк, – диде Әлфия Мостай кызы.
“Җәяүле Мәхмүт” – кешегә табигать бүләк иткән иң гүзәл хисләрнең берсенә мәдхия җырлаучы гына түгел, бәлки аның күптөрлелеген һәм каршылыкларын ачучы әсәр дә.
Спектакль азагында, гадәттәгечә, тамашачыларның уй-фикерләрен дә белештем. Күпчелеге Мостай Кәрим әсәренең оригиналын укып карау теләген белдерде. “Мәхәббәт бәхет кенә китерәме?” дигән сорауга җавап эзләүләрен әйтте. Әйе, мәхәббәт, бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый, кабул итә. Димәк, “Җәяүле Мәхмүт” уйланырга сәбәп, этәргеч биргән.

Чыганак: "Кызыл таң".

Фото: "Нур" театры сайты

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас