Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
8 октябрь , 11:00

Безнең һөнәрчеләр уңышы

Стәрлетамакта "Туристик сувенир – Башкортостан Республикасы - 2025" конкурсы узды.

Безнең һөнәрчеләр  уңышы
Безнең һөнәрчеләр уңышы

Конкурс кысаларында "Башкортстан халыкларының традицион һөнәрләре" күргәзмә-ярминкәсе оештырылды. Призерлар арасында Бәләбәй районының талантлы вәкилләре дә бар.

Эксперт комиссиясе осталарыбызның иҗатын югары бәяләгән. Конкурс лауреатлары дипломнары белән бүләкләнгәннәр:

 *Наталья Копанева "Шоколадлы өчпочмак" гастрономия сувениры өчен.

* Регина Шакирова "Башкорт орнаменты" стена сәгате өчен.

 " Гөлнара Мурзина "Халыклар китабы, 100 мәдәният" эше өчен.

 "Шәһәрнең туристик сувенирлар линейкасы" номинациясендә Әлфия Нуриева «Ял итү өчен туристик сувенир" эше өчен финалист дипломы белән бүләкләнгән.

 Конкурс призеры Регина Шакирова үз тәэсоратлары белән уртаклашты:

 "Эпоксид сумаладан эшләнмәләр – стена сәгате, шамаиллар (изге мәгънәле картиналар), интерьер паннолары һәм хәтта зур булмаган өстәлләр ясыйм. Беренче тапкыр кулдан эшләнмәләр конкурсында катнаштым. Башка оста һөнәрчеләр белән аралашып, аларның төрле һәм матур эшләнмәләрен күрдем. Чараны оештыручыларга, конкурсантларга һәм миңа катнашырга киңәш иткән таныш һөнәрчеләргә бик рәхмәтлемен. Алар ярдәмендә мин «Төбәк сувениры» номинациясендә өченче урынны алдым һәм «вәкиллек сувениры»номинациясендә аерым бүләкләндем.

 «Туристик сувенир – Башкортстан Республикасы-2025» конкурсы Башкортстан халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен яратучы һәм кадерләүче һәркем өчен бәйрәм булды. Ул безнең республикада туристларны һәм төбәк халкын сөендерерлек уникаль һәм матур әйберләр ясарга сәләтле бик күп талантлы кешеләр яшәвен күрсәтте.

Регина Иванова әзерләде

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас