Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
10 октябрь , 19:00

Чәчәк ат, туган җирем!

 Бәләбәй Үзәк мәдәният сараенда Башкортстан Республикасы көненә багышланган «Республикам –  туган ягым»  бәйрәм концерты булды.

Чәчәк ат, туган җирем!
Чәчәк ат, туган җирем!

 Быел Башкортстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителүгә 35 ел тула. Бу көн республикада яшәүче йөздән артык милләт вәкилләрен берләштерә. Телләр һәм диннәр аермалы булуга  карамастан, бездә дуслык, татулык һәм үзара аңлашу халәте хөкем сөрә.

 Тантаналы чарада оешмалар, предприятиеләрнең хезмәт коллективлары вәкилләре, шулай ук мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар арасында 35 ел элек бу тарихи вакыйганы – Башкортстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул итүне үз күзләре белән күргән абруйлы белгечләр һәм җитәкчеләр – республика Югары Советы депутатлары Александр Сергеевич Буйлов һәм Шамил Мияссәр улы Галимов булдылар.

Чараның рәсми өлешен Бәләбәй районы хакимияте  башлыгы Азат Сәхәбиев ачты. Шулай ук сәламләү һәм котлаулар сүзе белән дәрәҗәле кунаклар:  РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Динар Гыйльметдинов, БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рамил Бадамшин чыгыш ясадылар.

 Бәйрәм кичәсендә күп балалы әниләр, район предприятие һәм оешмаларының иң яхшы хезмәткәрләре, МХОда катнашучылар һәм аларның ата-аналары Башкортстан һәм Бәләбәй районының чәчәк атуына керткән хезмәтләре,  шәхси өлешләре өчен, рәхмәт символы буларак, лаеклы бүләкләр алдылар.

Тантаналы чара Бәләбәй районының иң яхшы иҗат коллективларының онытылмаслык концерты белән тәмамланды.

 Светлана Прокофьева. Елена Петрова фотолары.

Чәчәк ат, туган җирем!
Чәчәк ат, туган җирем!
Чәчәк ат, туган җирем!
Чәчәк ат, туган җирем!
Чәчәк ат, туган җирем!
Чәчәк ат, туган җирем!
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас