Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
15 октябрь , 13:00

Тузлыкушлылар күңеленә концерт хуш килгән

 Җомга, ягъни  10 октябрьдә, тузлыкушлылар дәррәү элекке мәктәп бинасындагы тамаша залына җыелды. Туймазы районының Карамалы-Гобәй авыл мәдәният йорты һәвәскәр артистлары Башкортстан Республикасы көне уңаеннан зур концерт белән килде.

Тузлыкушлылар күңеленә концерт хуш килгән
Тузлыкушлылар күңеленә концерт хуш килгән

 – Карамалыларның концерт программасы бик бай иде. Заман җырлары да, яраткан халык җырлары да бар.  Матур, үзенчәлекле тавышлы җырчылар җитәрлек икән күрше авылда., – дип тәэсоратлары белән уртаклашты авыл хакимияте башлыгы Ләлә Хариова. –  Авыл халкы менә шундый ихлас тамаша карарга, җырлар тыңларга, аралашуга сусаган инде сусаган, һәр чыгышны алкышларга күмделәр, рәхмәтләрен белдерделәр.

Карамалы-Гобәйнең сәхнә осталары да тузлыкушлыларның шулай җылы, матур итеп кабул итүләреннән канәгать калган. Алар Тузлыкуш авыл музеенда да булып, авылның үткәне белән кыскача танышканнар. Ә анда ветеран укытучы Римма Миргасим кызы тырышлыгы белән бик бай материал тупланган.

Карамалының  үзешчән сәнгать осталары Тузлыкушка кадәр  Мәтәүбаш авылында да булып, аларның да искиткеч җылы кабул итүенә лаек булганнар иде.

 Бу гастроль тузлыкушлыларны да сәхнәгә менәргә дәртләндергәндер, мөгаен. Бормаланып аккан Өсән буендагы авылдан  хәтта зур профессионал  җырчы Мәдхия Әхмәтҗанова чыксын да ди! Тузлыкуш –  моңлы-җырлы, шигъриятле, бай тарихлы авыл, аның үз сәхнәсен гөрләткән менә дигән җырчылары, гармунчылары, нәфис сүз осталары бар иде. Иде түгел, алар бүген дә бар! Сүнмик-сүрелмик әле, авылның мәдәни тормышын җанландырыйк,  Карамалы- Гобәй артистларыннан үрнәк алыйк!  Кунак ашы  – кара- каршы дигәндәй,  программа әзерләп, аларның үзләренә барырга кирәк. (Бу сүзне мин мәтәүбашларга да язган идем). Элек бу күркәм йола иде бит.

Үз күңелебезне үзебез күрмәсәк, кем  күрә? Хәзер профессионал җырчылар авылларга килми. Аннары, үзебезнекеләр күңелгә шундый якын.

Зәйфә Салихова.

 

 

 

 

 

Тузлыкушлылар күңеленә концерт хуш килгән
Тузлыкушлылар күңеленә концерт хуш килгән
Тузлыкушлылар күңеленә концерт хуш килгән
Тузлыкушлылар күңеленә концерт хуш килгән
Тузлыкушлылар күңеленә концерт хуш килгән
Тузлыкушлылар күңеленә концерт хуш килгән
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас