Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
26 октябрь , 11:00

Мәдәни Бәләбәй чикләре

 2019 елдан Башкортстанда "Мәдәният"  милли проекты өч төп юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла: "Мәдәни мохит", "Иҗади кешеләр", "Цифрлы мәдәният". Клублар һәм мәдәни үзәкләр ачыла, музейлар, театрлар, мәдәният йортлары ремонтлана, инфраструктура яңартыла, виртуаль концерт заллары һәм модель китапханәләр төзелә һ. б. Бәләбәй районының мәдәни киңлегендә хәлләр ничек? Бу өлкәдә нинди үзгәрешләр бара? Районда яшәүчеләрнең һәм кунакларның игътибарын нинди чаралар, фестивальләр һәм конкурслар җәлеп итә? Бу хакта без Бәләбәй районы хакимияте  башлыгының беренче урынбасары Александр Смородин белән сөйләштек.

Мәдәни Бәләбәй чикләре
Мәдәни Бәләбәй чикләре

  – "БИ": Александр Павлович, соңгы елларда мәдәният үсешенең гомуми дәрәҗәсен ничек бәяләп була? Нинди мөһим проектларны гамәлгә ашыра алдык?

- Мәдәният һәм сәнгать халыкның тормыш сыйфатын һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрне гармониядә үстерүдә мөһим фактор булып тора. Соңгы елларда Бәләбәй районы мәдәниятенең үсеш дәрәҗәсе сизелерлек артты. Моны күп фактлар раслый. Аларның кайберләренә тукталыйк.

2022 елда Бәләбәй районы Башкортстан Республикасы муниципалитетлары арасында эш нәтиҗәлелеге,  мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә казанышлары буенча иң яхшысы булды.

2023 елда мәдәният учреждениеләре активларын ныгытуга 12 млн сумга якын акча тотылды, бу 2022 ел белән чагыштырганда 1,5 мәртәбә диярлек күбрәк. Приют  бистәсе  Мәдәният йортында "Кече Ватан мәдәнияте"  партпроекты хисабына сатып алынган заманча светодиодлы экран урнаштырылды. Биш авыл клубы: Баженово, Краснознаменка, Пятилетка, Өсән-Ивановка  һәм Шаровка  – 500 мең сумлык яңа тавыш җиһазлары комплектлары алдылар.

– "БХ": Районда ничә мәдәният учреждениесе бар?

 –  Районда 19 мәдәни-ял итү учреждениесе, 24 муниципаль китапханә, биш муниципаль музей учреждениесе, ике балалар сәнгать мәктәбе, "Кино дөньясы" кинотеатры һәм 58 объектны үз эченә алган парк территорияләренең һәм истәлекле корылмаларның торышын координацияләүче «Мирас» учреждениесе бар. Алар барысы да халыкка мәдәни, мәгариф һәм күңел ачу өчен төрле мөмкинлекләр тудырып эшлиләр.

– "БХ": "Мәдәният" милли проекты тармак үсешендә ничек чагылыш тапты?

  –  Проектның биш елында мөһим чаралар гамәлгә ашырылды. Мисал өчен, 2020 елда Бәләбәй шәһәренең 1нче балалар сәнгать мәктәбе музыка коралларын яңарту һәм заманча җиһазлар сатып алу өчен ике миллион сумнан артык акча алды.

2021 елда район 38 млн 144 мең сум күләмендә субсидия алды. Бу акчалар Приюттагы 2 нче балалар сәнгать мәктәбе бинасына капиталь ремонт ясауга тотылды. Шулай ук биш авыл учреждениесенә һәм авыл мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен субсидия алынды. Алар арасында – Аксаков һәм Знаменка  авыл китапханәләре, Өсән-Ивановка һәм Ермолкино авыл мәдәният йортлары, Слакбаш авылының музей комплексы һәм Өсен-Ивановка  мәдәният йортының бер хезмәткәре.

 1115 белгеч федераль өзлексез белем бирү үзәкләре базасында квалификация күтәрү, мәдәният өлкәсендә иҗади һәм идарәче кадрларның квалификациясен күтәрү курслары узды. Мәгариф учреждениеләрендә укучылар өчен биш мәдәни-мәгариф маршруты эшләнде һәм эшли. Мәдәният волонтерлары һәм башкалар катнашында 300дән артык чара уздырылган.

– "Би": "Пушкин картасы" федераль программасы ничек тормышка ашырыла?

 - "Пушкин картасы" программасы мәдәни кыйммәтләрне үстерергә булыша һәм яшьләр өчен мәдәни чараларга йөрүне уңайлырак итә. Ул 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә ярдәм итә. 2022 елда безнең мәдәният бүлеге бу юнәлештә уңышлы эшләгәне өчен БР Мәдәният министрлыгыннан диплом алды

– "БИ": Үзебезнең  артистлар талантларын кайда күрсәтә ала?

  –  Районда даими рәвештә мәдәни-массакүләм чаралар үткәрелә. Мәсәлән, «Илһам» хореография фестиваль-конкурсы, «Шәҗәрә бәйрәме» конкурсы, «Мәдәниятләр балкышы», "Ата – бабалар җире" милләтара фестивальләре, "Без – славяннар" славян мәдәнияте, "Тивлет" чуваш мәдәнияте, "Халкым хезинәсе" татар мәдәнияте фестивальләре һ.б..).  Аксаков бәйрәмнәре, «Цветаева учагы» әдәби фестивале, "Бал туе"  бал бәйрәме зурлап оештырыла. Быел  Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елында районда Армия мәдәнияте көннәре узды.

 – "БИ": Соңгы вакытта республика башлыгының нинди грантлары тормышка ашырылды?

 – 2025 елда 1нче мәктәп базасында БР башлыгы грантлары фонды ярдәмендә «Дәрман» яшь курайчы мәктәбе проекты гамәлгә ашырыла. Шулай ук районда грантларда катнашу өчен коммерциягә карамаган яңа оешмалар төзелә. Бу безнең районга яңа мөмкинлекләр бирер дип ышанабыз.

– "БИ": Безнең районда яшь талантларга ярдәм итү программасы ни дәрәҗәдә уңышлы гамәлгә ашырыла?

 –  Без һәрвакыт шат һәм яшь белгечләребезгә һәрьяклап ярдәм итәбез. Мондый льгота төрләрен бирәбез: торак-коммуналь хезмәтләрне каплауга айлык компенсация түләү; балалар бакчасында урын бирү; башлангыч профсоюз оешмасыннан матди ярдәм  бирү; Күмәк килешү буенча яшь белгечкә 3 ел дәвамында төп окладтан 0.2 коэффициент арту каралган.

Быел яшь белгеч өчен Приют бистәсе  2 нче балалар-яшүсмерләр мәктәбендә яңа тынлы һәм бәрмә инструментлар бүлеге оештырылды, анда нәтиҗәле эшләргә тиешле шартлар тудырылды.

 – "Би": Районда "Земство мәдәният хезмәткәре" программасында катнашучылар бармы?

 – Быел дүрт яшь белгеч берәр миллион сум субсидия алачак: берсе Бәләбәй шәһәренең «Урал-Батыр» милли-мәдәни сараеннан, өчесе Приют бистәсенең 2 нче санлы балалар бакчасыннан.

 – "БИ": МХОдагыларга район мәдәнияте ничек ярдәм итә?

– 2022 елдан мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге шулай ук МХОда катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Мәдәни-массакүләм чаралар үткәргәндә яшь буынны әхлакый-патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Һичшиксез, балаларны да, өлкәннәрне дә бәйрәмнәрдән мәхрүм итәргә ярамый, әмма хәзер мәдәни-ял итү учреждениеләрендә чаралар башкачарак  уза – җиңүгә өнди, җәмгыятьтә неонацизм күренешләренә түземсезлек, халкыбызның тарихи үткәненә хөрмәт, Ватаныбызга, кече ватаныбызга, гаиләбезгә мәхәббәт һәм тугрылык тудыра.

Гуманитар ярдәм  җыюда барлык мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре актив катнаша, посылкалар һәм акча җыю эшен оештыруда ярдәм итә.

 Светлана Прокофьева әңгәмәләште.

 

Мәдәни Бәләбәй чикләре
Мәдәни Бәләбәй чикләре
Мәдәни Бәләбәй чикләре
Мәдәни Бәләбәй чикләре
Мәдәни Бәләбәй чикләре
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас