Туган авылы – Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылында яшәп иҗат итүче журналист нигә бездә иҗат кичәсе оештырырга ниятләгән, дисезме? Баксаң, ул иҗат бәйрәмнәрен соңгы ике елда Кыңгыр-Мәнәвез, Кунаккул авылларында, Бишбүләк, Миякә районнарында, Уфаның “Нур” театры бинасында, Казанда да уздырган икән. Без, терәлеп торган Бәләбәй, нишләп читтә калырга тиеш? Төп сәбәбе бу гына да түгел, яшь чактагы Әнвәр Сөләймановның тормыш һәм хезмәт юлы Бәләбәй, биредәге кешеләр белән тыгыз бәйләнгән (ул заманында 13 нче һөнәрчелек училищесында, “Автонормаль “заводының “Заря” ял базасын салуга зур көч куеп, аның директоры булып эшләгән). Аннары байтак еллар “Кызыл таң” республика газетасының Бәләбәй төбәгендәге үз хәбәрчесе булып эшләде, безнең төбәк тормышын, аның кешеләрен нәкъ менә ул материалларында яктыртты. “Миңа илебезне, дөньяны шаулаткан йөзләгән шәхесләр хакында очерклар язарга туры килде, араларында Бәләбәй йолдызлары күп”, – ди ул үзе. Шулай булгач соң... Бәләбәйне ул туган җиредәй ярата, аны ир узаманы, оештыручы, журналист, иҗат кешесе итеп чыныктырган Бәләбәй җиренә чиксез рәхмәтле. Менә шул рәхмәтен сәхнә аша җиткерү нияте белән оештырылган кичә бу.
Чара бик җылы халәттә узды. Фойеда дәртле гармун көйләренең каршы алуы, журналистның иҗатына багышланган искиткеч бай күргәзмә – китаплары, геройларының фотосурәтләре, бихисап мәкалә-очеркларын яктырткан стендлар, кичә барышында экранда барган видеязма – һәммәсе дә чараның эчтәлеген бермә-бер баетты, тамашачы күңелендә соклану хисе уятты.
Кичәдә балачагыннан “гәзит чире” кагылган һәм гомере буе журналист һөнәренә, әдәби каләменә – булмышына тугры калган, нәтиҗәдә хезмәте “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” югары исеме, “Татар халкына күрсәткән зур хезмәте өчен” медале, бик күп Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һ.б. белән лаеклы бәһаланган матбугат хезмәткәренең бөтен эшчәнлеге тәфсилләп бәян ителде. Бу чарада да Әнвәр Зөфәр улы 59 еллык намуслы хезмәте өчен Бәләбәй муниципаль районы хакимиятенең, шулай ук Башкортстан татарлары конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Аларны район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча идарәсе начальнигы Фидалия Халикова һәм конгрессның урындагы җитәкчесе Рәсүл Гәрәев тапшырдылар.
Эшчәнлеге яктыртылды дигәннән, баксаң, Әнвәр төпле һәм нечкә каләм иясе булу белән бергә башка һөнәрләр остасы да икән. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә түгел, ул бит авыл баласы. Үз башлангычы белән туган авылында “Әнкәйләр” чишмәсе төзекләндергән, балта остасы әтисе Зөфәр Зариф улы хөрмәтенә аның үз куллары белән эшләгән коралларыннан музей эшләгән, авылдашлары- фронтовиклар хөрмәтенә йөзләп агач утыртып парк булдырган, авылында һәртөрле бәйрәмнәр оештырган. Кыскасы, туган җирен яратканга, кешеләрен ихтирам иткәнгә бик күп эшләр башкарган ул.
Кичә героеның язучы буларак та хезмәте - әдәби иҗаты белән танышты тамашачы. Сәләтле каләм остасы иҗатына хас сыйфат – ул кешенең холык-фигылен ачып бирү, ихласлык, гадилек. Әйткәнемчә, ул тугыз китап авторы, соңгысы – 70 яшьлек юбилее уңае белән нәшер ителгән “Агыла болыт гомер тавына” җыентыгына шигырьләре тупланган. Авторның сүзләренә байтак җырлар иҗат ителгән, алар ике республика җырчылары тарафыннан башкарыла.
Кичәнең иң кызыклы, истә калган проекты – журналистның китапларына кергән геройларның үзләре белән очрашу. Материалда алар турында сөйләү, укучыга җиткерү – бер нәрсә, ә менә аларның үзләрен сәхнәдә күрү – тагын да күңелле, тарихи мәл. Бу чарада без шул геройлардан данлыклы “Автонормаль” заводында озак еллар буе намуслы хезмәт куйган, халыкның зур ихтирамын яулаган дүрт хезмәткәрне күрдек. Алар: Әбдрәзаков Эльверт Рөстәмхан улы, Гәрәев Рәсүл Корбан улы, Гайнуллин Адинус Сәетгали улы, Бикмөхәмәтов Зинил. Исемнәре китап кадәр китапта, димәк, халык йөрәгендә дә урын алган милләттәшләребез белән бер чорда яшәвебез, җирдәшләр булуыбыз чын-чынлап горурлык хисен көчәйтә. Арабызда нинди кешеләр бар! Алар Әнвәр Зөфәр улына рәхмәтләрен белдерде, Эльверт Рөстәмхан улы үз китапларын бүләк итте. Ә яраткан җырчыбыз – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зинил Бикмөхәмәтов исә моңлы җырларын бүләк итте.
Чара җыр-моңга, биюләргә бай булды. Яраткан җырчыларыбыз Эльмира Маликова, Хәмит Дәүләтхуҗин, татар гимназиясенең “Илһам” гармунчылар һәм татар курайчылары ансамбле (Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовлар), Илназ Хәйруллинның (җыр) чыгышлары, шулай ук әниле-кызлы Алина Хәйруллина белән Элиза Зарипованың, Ләйсән Фазуллина белән Матвей Антиповның дәртле биюләре тамашачылар күңеленә хуш килде. Әдәби-музыкаль чараны журналист үзе һәм алып баручы буларак беренче тапкыр чиркәнчек алучы Эльвира Суфиянова (һәм уңышлы гына, дәвамлы булсын) алып бардылар. Әнвәр Сөләйманов катнашучыларга, спонсорларына, тамашачыларга – бәләбәйлеләргә чиксез рәхмәтләрен белдерде. Фойеда төшкән күпсанлы фотолар кичә истәлеге булып калды
Ә без үз чиратыбызда журналист һәм язучы, ихлас күңелле Бишбүләк егетенә ак каләменең тутыкмавын-сынмавын, сау-сәламәт булып, тормыш иптәше Роза ханым белән үзләре корган матур дөньяларында тирә-юньгә ямь һәм гамь биреп яшәүләрен телибез.
Дөньяга яхшылык, изгелек, яктылык нурлары чәчеп яшәүче затлы ул-кызларың өчен рәхмәт сиңа, халкым! Безне милләт итеп, горур татар халкы итеп яшәткән өчен рәхмәт сиңа, Туган тел!
Зәйфә Салихова.
Фотолар "Урал-Батыр" милли-мәдәни сараеннан.