Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
3 ноябрь , 15:00

“Туган як” җырын бергә җырлаганнар

Көзге эшләр төгәлләнде, инде җаның теләгән шөгыльләргә вакытны күбрәк арнарга да була. Кемдер китап укый, бәйләм бәйли, ә кемдер чараларда катнашуны, бергә булуны өстен күрә.

“Туган як” җырын бергә җырлаганнар
“Туган як” җырын бергә җырлаганнар

Әнә шул соңгылары өчен күптән түгел “Урал-Батыр” милли-мәдәни сараенда күңелле бию кичәсе  булды. Аны  татар үзәгенең мәдәни  чаралар оештыручысы Алина Хәйруллина әзерләп уздырды. Әйтергә кирәк, чагыштырмача күптән түгел эшли башлаган Алина ханымда шәһәрнең сүлпәнләнә төшкән  татар мәдәни тормышын  җанландыру теләге көчле.

Килгән кунаклар  дәртле  көйләргә биеп кенә калмаганнар, ә төрле конкурсларда да актив катнашканнар. Иң активлар арасында  кулдан эшләнгән эксклюзив бүләк белән лотерея уйнатылган.

Барлык катнашучыларның бөтен татар дөньясында киң билгеле “Туган як” җырын бергә башкаруы һәркем  күңелендә, бу җырны мин дә беләм, җырлыйм, мин дә татар бит, дигән горурлык тойгысын көчәйтеп җибәргән.

“Татарча дискотека” дип уйланылган  яшьләр кичәсендә төрле яшьтәге милләттәшләребез катнашкан һәм ул, кызганычка күрә, күбрәк рус телендә барган. Киләчәктә шәһәрнең уку йортларыннан яшь егетләр һәм кызларның актив катнашыр, татар  чараларында матур туган телгә өстенлек бирелер дип ышаныйк.

Зәйфә Салихова.

 

“Туган як” җырын бергә җырлаганнар
“Туган як” җырын бергә җырлаганнар
“Туган як” җырын бергә җырлаганнар
“Туган як” җырын бергә җырлаганнар
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас