Шәхесне калыплаштыруда туган ягының әһәмияте зур. Филүс Каһиров Башкортстанның Бүздәк районы Килем авылыннан. Бу авылның исемен ишетүгә, тәннәр куырылып китә. Ник дигәндә, беренче булып Алексей Иванович Тәфкилев исеме хәтердә яңара. Чын исеме Котлымөхәммәт Мәмәш улы. Милләтен саткан бу татар морзасы заманына күрә укымышлы, мәгърифәтле кеше булгандыр. Петр патша заманында дипломат, тәрҗемәче булып абруй казанмас иде. Егермегә якын кирмәнгә нигез салган, Чиләбе, Орск, Красноуфимск та шулар рәтендә. XVIII гасыр уртасында бу җирләрне аңа бүләк итеп биргәннәр. Әмма укымышлылыгына караганда кансызлыгы зуррак булган бу затның. Ләкин бу нәселдә телгә алып сөйләрдәй затлы шәхесләр дә була. Шулар Килем авылына дан китерә дә инде. Шуларның берсе, мәсәлән, Тәфкилевләрнең кияве, казах ханнары нәселеннән булган Сәлимгәрәй Җантурин. Сәясәт, җәмәгать эшчәнлегеннән тыш, бу мөхтәрәм шәхес хәйриячелек белән дә шөгыльләнә. Килемдә
ятимнәр йорты ача, башта ир балалар, аннары кыз балалар өчен мәктәпләрне ачучы да ул. Атаклы «Галия» мәдрәсәсен оештыручыларның берсе дә, аның төзелешенә 18 мең акча керткән кеше дә ул, аннары да хатыны Суфия ханым белән икәүләшеп мәдрәсә эшенә 50 меңнән артык сум акча белән ярдәм итәләр. Исеме еракларга таралган «Госмания» мәдрәсәсенең дә Попечительләр советы әгъзасы булып тора. Бу игелекләренең кечкенә бер
өлеше генә. Барысын да саный китсәң, газетаның 24 бите җитмәс.
Ә бүген Килем авылында Тәфкилевләрдән калган затлы йорт һәм 200 еллык тарихлы зур, мәһабәт мәчет саклана. Авыл җирендә хәзер мондый архитектура корылмаларын күрү гаҗәп. Затлы йортны төзекләндергәннәр, һәм анда бүген «Килем» татар тарих-мәдәният үзәге урнашкан. Совет заманында бу йортта нәрсә генә булмаган, берара мәктәп тә шунда урнашкан. Филүс Каһиров та берникадәр вакыт шунда укып алганы турында сөйләде. Мәчет исә Россия Президентының 1995 елның 20 феврале карары белән федераль әһәмияттәге тарихи һәм мәдәни мирас исемлегенә кергән. Тәфкилевләр ярдәме белән зур мөгаллим булып киткән, аваз методына нигезләнеп язылган «Яңа әлифба» китабын бастырган һәм үзе мәгърифәтчеләр нәселенә нигез салган Имаметдин Сәйфуллин да шушы ук авылда туып үскән.
Боларны ник шулай тәфсилләп яздыкмы? Чөнки мәгърифәтле бу бишектә тирбәлеп үскән Филүс Каһировның җырларында да, үз-үзен тотышында да, ачык вә киң күңеллегендә дә затлылык чагыла. Аның үзенең дә морзалар нәселеннән булуы мөмкин әле. Мөгаен, архивларда эзләнергә җай гына чыкмагандыр. Филүс Каһиров атабабаларында аксөякләр каны ачыкланса, моңа берәү дә аптырамас кебек.
Авыллары гаҗәп матур. Тарихи йорт, мәчет тирәсендә гаҗәп матур парк та корылган бит әле. Авылны икегә бүлеп Идәш елгасы ага. Шунда иреннәре зәңгәрләнгәнче су коенулар, балык тотулар белән уелып калган Филүснең хәтеренә гамьсез балачагы. «Әткәйләрнең гаиләсе ишле, тугызынчы бала булып дөньяга килгән ул. Бөтенесе җырлый, төрле музыка уен коралларында уйный, бүген сәхнәгә чыгарсаң да, берсе өчен дә кызарасы булмаячак. Әнкәйләр ягы да гаҗәеп сәнгать, җыр-моң сөючән. Бер бабам Затлы төбәкнең асыл җырчысы Филүс әйтмешли, җырны җырлый белү генә түгел, аны тыңлый белергә дә кирәк», – дип туганнарын, әнкәй-әткәсен яратып сөйләде җырчы. Үзе ул мәктәп елларында ук төрле җыр бәйгеләрендә катнаша. Туймазыда берничә ел рәттән халык җырларын башкаручылар бәйгесендә үзен әйбәт күрсәтә. Жюри рәисе – танылган җырчы Фәридә Кудашева егетне шунда күреп алып, музыка көллиятенә барырга үгетли дә инде. Октябрьск музыка көллияте Филүснең тормышында бик әһәмиятле урын били. Беренчедән, ул җыр дөньясына кереп китәр өчен бер баскыч, илһам канатларын ныгытуда башлангыч булса, икенчедән, егет анда булачак хәләл җефетен – Эльмирасын очрата. Кыз музыка мәктәбе тәмамлап килгән, көллияттән иртәрәк китә, Казанга да иртәрәк килә. Әмма бу вакытта аларның чәчләре бәйләнгән була инде. Тугыз ел егет белән кыз булып йөрсәләр соң! Бөтен кешегә дә хәзергеләрдәй бер кич танышып, иртәгәсен ЗАГСка йөгерергә димәгән! Хәзергеләр язылышырга ничек ашыгып йөгергән булса, аерылышырга да шулай уйламыйча барып керергә күп сорамый. Филүсләр, әнә, нинди матур яши. Эльмира – концерт директоры, Филүс – җырчы. Иҗат кешесенә үзен аңлый торган кешене табуы да мөһим бит. Каһировлар бу яктан бик бәхетле. Күз тия күрмәсен!
Филүс Каһиров һәм «Мирас» инструменталь ансамбле музыкантлары. /Фотолар – Ф.Каһировның шәхси архивыннан.
Казанга исә егет иң башта ук затлы җыр – «Кара урман» белән килеп керә. Әле көллиятне тәмамламаган да үзе. Дүртенче курста гына укый. Әмма «Татар җыры»нда катнашкан вакытта ук инде Казан тамашачысы аны исендә калдыра. «Кара урман»нарга керердәй өметле җырчыларыбыз бар икән әле дип, шатланып куя.
Казан консерваториясе исә – аерым бер дөнья. Профессор Зилә Даян кызы Сөнгатуллина сыйныфында белем алу – үзе бәхет. Консерватория Филүскә опера сәхнәсенә юл ача. Укыган чакта ук опера студиясендә «Ромео һәм Джульетта»да – Ромео, «Евгений Онегин» операсында – Ленский, «Алтынчәч»- тә – Җик Мәргән, «Башмагым» музыкаль спектаклендә Галимҗан һ.б. рольләр, опера партияләре башкара ул.
Барысы да зур роль өчен әзерлек булган икән. Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсындагы баш роль турында әйтүебез. Каһарман-шагыйрьне Муса Җәлил исемен йөрткән театр сәхнәсендә җанландыру һәр җырчы өчен зур мәртәбә ләбаса! Җырчының бу рольгә яше дә туры килә. Тавышы да нәкъ бу партия өчен яралган кебек. Әмма Фәхри Насретдинов, Азат Абба сов, Хәйдәр Бигичев, Әхмәт Агадидан соң бу партияне башкару зур җаваплылык та. Өстәвенә, операны «Культура» каналына яздырырга киләләр. Сынатмады егет! Илебезнең опера музыкасы тарихына Җәлил роле белән кереп калды. Әле шуңа Резеда Әхиярованың «Сөембикә» операсын да, Эльмир Низамовның «Алтын Казан»ын да өстәсәң, Филүс Каһировның опера сәхнәсендә өметле җырчы икәнлеге аңлашыла. Шулай булмыйча! Симфоник оркестрлары белән зур концертлар башкару һәркемнең хәленнән килми. Моннан тугыз ел элек опера һәм балет театрында булып узган зур концерт турында әйтүебез. Оркестрга кушылып опера арияләрен нинди оста башкарган иде ул. Шуннан соң һәр биш ел саен классик концертлар оештырырга карар кылган иде дә, нәкъ биш елдан соң планнарын пандемия бозды. Ниһаять, декабрьдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында Филүснең зур концерты узачак (6+). Биредә ул театрның симфоник оркестрына кушылып Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин һ.б. кабатланмас композиторларыбызның әсәрләрен, рус, чит ил җырларын башкарачак. Дирижер – Айрат Кашаев. Киләчәктә исә мондый кичәләрне ике елга бер үткәрергә ниятләп тора. Менә затлы төбәкнең сулары нинди дәрәҗәләргә җиткерә!
Аның аксөякләр ягыннан булуы Россия төбәкләрендә, чит илләрдә милләттәшләребез алдында куйган концертларында да чагыла. Гади концертлар гына түгел, татар халкын берләштерү, ерактагы милләттәшләребезгә чит-ят җирләрдә яшәүгә көч бирү өчен оештырылган чаралар икәнен һәркем аңлар. Җырчы Германия, Финляндия, Швеция, АКШ, Латвия, Эстония, Төркия, Венгрия, Франция, Казахстан, Күвәйт һ.б. күп кенә илләрдә татар җырларын башкарды. Иң истә калганы – тамашачының күзләре. Алар хәзерге эстрада җырларын түгел, үзләре тыңлап үскән яки әти-әниләре, әби-бабалары тыңлаткан халык җырларын, композиторларыбыз әсәрләрен сорый икән. Филүс Каһиров исә – нәкъ шул җырларның остасы. Шуңа күрә ул чит илләрдә дә үзенең тамашачысын тапты, дип һич икеләнмичә әйтә алабыз.
Күпне белер өчен дөнья күрү кирәк. Моны һәркем аңлый. Артист кешегә бигрәк тә яңалык ачу мөһим. Филүс һәм аның гаиләсенең яраткан шөгыле – сәяхәт итү. Бигрәк тә бергә «Мирас» ансамблендә иҗат итүче Татарстанның атказанган артисты, баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин гаиләсе белән күп җирләрдә булганнар. Ике гаиләнең дә балалары чама белән бер яшьтә. Шуңа күрә, ял итәргә барабызмы дигән сорауга, Рәхмәтуллиннардан башка беркая да бармыйбыз, дип шарт куя икән Айдар белән Рөстәм Каһировлар. «Ләкин кая гына барсак та, нинди генә хикмәтләр күрсәк тә, туган җир үзенә тарта, җаныбыз береккән җирдә яшәүдән дә зуррак бәхет юк», – ди Филүс. Дөресен генә әйткәндә, «Олы юлның тузаны» кебек татарның җанын айкый торган җырларны башкаручы җырчыдан башка җавапны көтмәгән дә идек. Җанында халкын йөрткән шәхес кенә мондый җырларны җиренә җиткереп башкара ала. Күңелендә милләте булса гына, кая барса да, тизрәк әйләнеп кайту җаен эзли.
2021 елда Филүс Каһиров Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә лаек булды. /С.Камалетдинов фотосы.
Әле күптән түгел Рафаэль Ильясов турында «Шәхесләребез» шәлкеменнән «Җыен» фонды чыгарган китапны тәкъдим итү кичәсендә Филүс башкаруында «Олы юлның тузаны» җырын тыңларга насыйп булды. Филүс Каһиров бүген олугларыбыз Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Рафаэль Ильясов, Хәйдәр Бигичев традицияләрен дәвам итүче. Ул башкарган җырларда әлеге зур шәхесләребезнең рухы яши, моңы саклана. Шуңа күрә Филүскә бу юлда уңышлар теләргә генә кала.
Затлы төбәкнең асыл егете, затлы җырчысы, дисәк, арттыру, үсендерү булмас, мактауларга карап борын чөя торган буш куык түгел лә егетебез. Киләчәктә татар җыр мирасын саклау юлында армый-талмый тырышуын телибез аңа!
Чыганак: «Мәдәни җомга» газетасы