Бу халык хорының иҗат юлының 45 еллыгына багышланган юбилей концерты булды. Анда рус халык җырына тугры бәләбәйлеләрнең берничә буыны вәкилләре катнашты. “Русские звоны” Бәләбәйне бөтен Русиядә һәм чит илләрдә танытты.
Кичәнең программасын”Русские звоны” “Урал-батюшка” җыры белән ачып җибәрде.
"Җыр – ул тормыш!" – диде данлыклы коллективның концертларын даими алып баручы Оксана Просвирнина. Хор репертуарында очраклы әсәрләр юк: һәрбер җыр – ил яки кеше язмышы турында кыскача бәян. Хор һәм аның солистларының эчкерсез,гаять оста башкарулары тетрәнергә мәҗбүр итә.
Концертның лейтмотивы: "Без җырлыйбыз икән, без исән, без сафта, без кирәк!”
Русия һәм ил халыклары язмышы турында сугыш темасына, казак җырлары, лирик һәм патриотик җырлар яңгырады…
Хор солистлары Ольга Миронова, Светлана Кушпита, Нина Исаева, Илһам Әхмәтшин, Юрий Моляков, Борис Скоробогатов үз чыгышлары белән сөендерделәр.
Хорның «Ах ты, степь широкая» визит җырын һәм җырчы – БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Русские звоны” хорының өлкән катнашучысы Александра Митюшинаны тамашачылар алкышлап каршы алдылар.
В.В. Иванованың оныгы Александра Просвирнина биш яшеннән хорда җырлый, һәм юбилей концертында ул Русия турында җырларны искиткеч итеп башкарды.
Хорның концертмейстеры – Валерий Гайнетдинов, шулай ук төрле чорларда хорга Александр Маркин, Олег Самсонов, Георгий Хальзов, Владимир Кричевский, Юрий Правиков, Михаил Советников аккомпаниаторлык иткәннәр.
Залда җылы халәт хөкем сөрде, Һәр җыр, “Идел” (П. Батыргәрәева) һәм “Акбузат” (Р. Муллаянова) иҗат коллективларының биюләре тамашачыларның алкышларына күмелде.
Зал ярдәмендә «Прощание славянки» җыры юбилей программасының йомгаклау аккорды булды.
“Русские звоны” яңгырасын, Бәләбәй халкын һәм кунакларны югары иҗаты белән сөендерсен. Юбилей белән!
Любовь Иванова. Автор фотолары