Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
12 гыйнвар , 16:00

Ял концерты күңелле булды

Яңа ел бәйрәме, каникул көннәре бер-береңне котлау, бүләкләр бирешү белән дә истәлекле. Әйтик, "Акчарлак" татар җыры ансамбле яраткан тамашачыларына үзенчәлекле бүләк әзерләде –  ул – күңелле концерт.

Ял концерты күңелле булды
Ял концерты күңелле булды

Үзәк Мәдәният сараена җыелган тамашачылар бай программаны җылы кабул иттеләр. Нәфис сүз,  ялгыз һәм күмәк җырлар, конкурслар һәм уеннар, призлар олысы-кечесенең кәефен күтәрде.

 – Мондый концертны без ел саен оештырабыз. Иң шәп биючегә конкурс үткәреп, иң оста биючене ачыклыйбыз һәм аңа мендәр бүләк итәбез. Яңа елда бу мендәрнең пары табыла күрсен дигән теләк белән, – ди Рәзидә Ибатуллина, ансамбль җитәкчесе.

Мәдәният сарае директоры, җырчы һәм гармунчы Хәмит Дәүләтхуҗинның, шулай сценарийның авторы һәм  концертны алып баручы Рәзидә Ибәтуллина белән Зинил Бикмөхәмәтовның парлап җырлауларын аеруча яраттылар.

 – Кеше дә күп килгән иде. Концерт ошады. Үз җыр-моңнарыбызны тыңлавы күңелгә рәхәт. Рәхмәт  акчарлылакларга, – ди  Башкортстан татарлары конгрессының урындагы җитәкчесе Рәсүл Гәрәев.

Зәйфә Салихова.

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас