Мәйданга төрле яшьтәге кешеләр: олысыннан алып кечесенә кадәр җыелды. Бераз салкынча кояшлы көн балачактан һәркемгә таныш чын халык күңел ачуы мохите белән тулды.
Кәмитчеләр, Кар бабай, Кыш галиҗанәпләре, Мәдәният йорты һәм 2 нче санлы балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары тамашачыларга онытылмаслык матур чыгышлар бүләк иттеләр. Тамашачылар кышкы персонажлар белән бергә әйлән-бәйлән уйнадылар, музыка җаена кул чаптылар һәм тыпырдадылар, хәрәкәтле һәм халык уеннарында катнаштылар.
Җылылык һәм уңайлылык билгесе – зур киез итек мәйданның үзенчәлекле бизәге булды. Бәйрәмдә катнашучылар бу кышкы бәйрәм истәлеген озак саклаячак фотоларга төштеләр.
Светлана Прокофьев. Елена Петрова фотолары.