Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
24 гыйнвар , 13:00

Башкорт тирмәсе гөмбәзе астында

«Урал-Батыр» милли-мәдән сараеның  башкорт мәдәнияте үзәгендә Зур һәм тату гаилә елына багышланган “Башкорт тирмәсе гөмбәзе астында фольклор” танып белү сәгате узды. Чарада «Матрешка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Башкорт  тирмәсе гөмбәзе астында
Башкорт тирмәсе гөмбәзе астында

Чараны алып баручылар Анжела Аубакирова һәм Нәзирә Фәрхетдинова кунакларны  башкортча яшәү рәвеше дөньясына алып керделәр. Алар ата-бабаларның тирмәләрне ничек төзекләндергәннәрен, нинди көнкүреш әйберләре кулланганнарын сөйләделәр. Балалар гаиләдә бурычларның ничек бүленүе, шулай ук үзара ихтирам һәм ярдәм кыйммәтләре белән таныштылар, нәкъ алар ныкһәм бердәм гаилә мөнәсәбәтләре булдыруга нигез булып хезмәт итә.

Балалар үзләрен рәссам ролендә сынап карап, башкорт тирмәсе рәсемен ясадылар. Бу аларга үзләрен уртак кыйммәтләр һәм традицияләр белән берләшкән зур гаиләнең бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирде. “Чара ата – бабаларның мәдәни мирасын буыннан-буынга саклау һәм тапшыруның мөһимлегенә ачык мисал булды", - ди оештыручылар.

Светлана Прокофьева. Фотолар “Урал Батыр”дан.

Башкорт  тирмәсе гөмбәзе астында
Башкорт  тирмәсе гөмбәзе астында
Башкорт  тирмәсе гөмбәзе астында
Башкорт тирмәсе гөмбәзе астында
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас