Татар гимназиясенең инде хәйран күпләр белгән “Илһам” гармунчылар ансамбле (җит. Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовар) зур концертның кабатланмас бизәге булды дисәм дә ялгышмам. Шундый мәртәбәле кичәне ачып (бусы да зур мәртәбә), кечкенә малайларның сыздырып гармунда уйнаулары бөтен залны хәйран калдырды. Тамашачылар аларны алкышларга күмделәр, кушылып җырлап утырдылар. “Татар авыллары ассоциациясе” оешмасы җитәкчесе, Фән Гавис улының фикедәше, дусты Фәнир Гыйльметдин улы Галимов зурлап, аларга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды. Шуны әйтергә кирәк, бүген инде гармун-баяннарда аерым уйнаучылар, шулай ук ансамбльләр дә бар. Әйтик, күп чараларда актив катнашучы, конкурс-фестивальләрдә призлы урыннары яулаучы, композитор һәм җырчы Рәис Ханнанов җитәкчелегендәге “Ярмәкәй егетләре” ансамблен кем генә белми икән. Әмма “Илһам” балалар коллективы булуы белән бик кадерле. Уйнасыннар гына, осталыкларын шомартсыннар, камиллекнең юк ул чикләре.
Хәтер кичәсендә Фән Вәлиәхмәтов иҗатына багышланган, ул үзе оештырган “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” IV Бөтенрусия җырчы-башкаручылар конкурсының йомгаклау чарасы да узды. Төрле тарафлардан 5 тән 65 яшькә кадәр катнашкан сәхнә осталары арасында гимназия укучысы Илназ Хәйруллинның “Өмет” номинациясендә җиңүче булуы шулай ук сөендерә.
Бәләбәйдән тагын бер талант иясе – гармунчы һәм җырчы, Үзәк мәдәният йорты директоры Хәмит Дәүләтхуҗин әлеге мәртәбәле конкурста беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды һәм телевизор белән бүләкләнде. Хәмит Шаһит улы бәйге шартлары буенча ике җыр башкарган: легендар җырчыбыз Әлфия Абзалова җырлаган “Сагындыра шул чаклар” һәм Фән Гавис улы репертуарыннан “”Сагындыргач кайтырбыз”.
– Мин Фән абый оештырып, төбәкара булып башланып киткән әлеге конкурста беренче тапкыр 2014 елда катнаштым һәм лауреат исеменә лаек булдым. Шул чакта жюри рәисе Фән абый: “Энем, моңа кадәр кайда яттың, нахаллар, әрсезләр сәхнәне баса, шундый моңың була торып”, – диде. 2018 нче елда Казанда да узган әлеге бәйгедә лауреат исемен алдым. Рәхмәт Фән абыйга, бик кешелекле, гади иде бөек җырчыбыз, ул миңа илһам канатлары куйды, үземә карата ышаныч тудырды. Сагындыра үзен, - дип сөйләде Хәмит Шаһит улы.
Зәйфә Салихова.