Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
4 февраль , 17:00

Башкортстанда Фидан Гафаров истәлегенә актер җыры конкурсы үткәрелә

Башкортстанда актер җыры конкурсы Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров истәлегенә багышлана. Бу хакта Русия Театр эшмәкәрләре берлегенең 150 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды

Башкортстанда Фидан Гафаров истәлегенә актер җыры конкурсы үткәрелә
Башкортстанда Фидан Гафаров истәлегенә актер җыры конкурсы үткәрелә

«Актер җыры» конкурсын «Кышкы романс» дип атарга һәм Фидан Гафаровның ижатына багышларга булдык, –  дип белдерде Башкортстанның Театр эшмәкәрләре берлеге рәисе Алмас Әмиров. –  Конкурс 2026 елның ноябрендә уздырыла».

«Кышкы романс» — күренекле актер башкаруындагы бик популяр җырларның берсе. Ул Назар Нәҗми сүзләренә, Рим Хәсәнов көенә язылган.

Моннан элек Башинформ Уфада 2025 елның апрелендә арабыздан киткән Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаровның истәлеген мәңгеләштерүдә башлангыч адым ясалуы турында хәбәр иткән иде.

Фото: Олег Яровиков / «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас